18 март 2018 яңалыклары
-
Россия Президентын сайлауда беренче нәтиҗәләр сәгать өчтә билгеле булачак
Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре сайлауларда катнашучыларның гомуми санын тәгаенли һәм сайлау бюллетеньнәрен саный. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова) Татарстанда Россия Президенты сайлауларына тавыш бирү тәмамланды. 18 мартта иртәнге 8дә ачылган сайлау участоклары кичке сәгать 20.00дә үз ишекләрен япты. Беренче нәтиҗәләр 19 мартта сәгать 3.00 билгеле булачак. Бу хакта Татарстан Үзәк...
-
Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин
Халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве куандырды, ди Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова) Россия һәм Татарстан Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан Җәмәгать...
-
Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
Президент сайлауларда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына сайлауларда катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде. "Гражданлык позициягез өчен рәхмәт сезгә", - диде ул сайлаучылар өчен оештырылган "Мин тавыш бирдем" шәһәр концерты сәхнәсеннән. "Бүген илебезнең иң әһәмиятле сайлаулары узды - без Россия Президентын сайладык....
-
Экзит-пол ысулы буенча уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәсе билгеле булды
Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков хәбәр итте....
-
Үзәк сайлау комиссиясе: Путин сайлаучыларның 71,97 процент тавышын җыйган
Хәзерге вакытта сайлау комиссияләрендә протоколларның 21,33 проценты эшкәртелгән. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путинга сайлаучыларның 71,97 проценты тавыш биргән. Моны Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары дәлилли. РИА Новости мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта сайлау комиссияләрендә протоколларның 21,33 проценты эшкәртелгән. Алдан Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге экзит-пол мәгълүматлары гамәлдәге Россия...
-
Экзит-пол: Владимир Путин 73,9 процент тавыш белән президент сайлауда җиңде
Икенче урында - КПРФтан Павел Грудинин, өченче - ЛДПР лидеры Владимир Жириновский. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Сайлау участокларында сораштыру нәтиҗәләре (экзит-пол) буенча Владимир Путин 73,9 процент тавыш җыеп, РФ Президентын сайлауда җиңде. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. Сайлау бюллетеньнәрендә 8 кандидат иде. Экзит-пол нәтиҗәләре түбәндәгечә: КПРФ кандидаты Павел Грудинин -...
-
18:00 сәгатькә Азнакай халкының 67,86 проценты Россия Президентын сайлауда тавыш биргән
Азнакайлылар үзләренең гражданлык бурычларын үтәүләрен дәвам итә. (18 март, Азнакай) 18.00 сәгатькә шәһәрдә сайлау хокукына ия азнакайлыларның 65,48 проценты тавыш биргән. Авыл җирлекләрендә бу сан 70,76 процентны тәшкил итә. Район буенча уртача - 67,86 процент. 565 нче (Баланлы Бүләк) сайлау участогында сайлау тәмамланды. Анда исемлектә булган 81 кешенең барысы да...
-
Татарстан артистлары Президент сайлауларында Прагада чират торып тавыш бирде
17-19 март көннәрендә Казанның Г.Тукай филармониясе әдәби-музыкаль лекторие иҗат коллективы Чехиядә гастрольдә. (Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекторие артистлары Россия Президентын Прагадагы Россия илчелегенә килеп сайлады. Лекторий җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев үзенең социаль челтәрдәге битендә илчелек янындагы озын чиратны...
-
Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык
Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан хакимияте Россия Президенты сайлауларын оештыруга профессиональ һәм җаваплы караган, дип ышана Германиядән килгән халыкара күзәтүче Штефан Койтер. Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында эшләвен билгеләп үтте....
-
Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза
Европа илләре күзәтүчеләре республиканың сайлау участокларында бүген иртәдән эшли. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүче Ангела Кейн белдерде. Республикада аның белән бергә Израиль һәм Германиядән күзәтүчеләр эшләвен белдерде ул. Алар барысы да...
-
Ушу буенча дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов: Сайлауларда катнашу мәҗбүри түгел, әмма мөһим
Сайлауларда катнашу гражданлык җәмгыятенең мөһим күрсәткече булып тора, ди спортчы. (Казан, 18 март, "Татар-информ", "Ялкын"). Ушу буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов Казанның 135 мәктәбе спортзалына урнашкан сайлау участогында илнең киләчәге өчен тавыш бирде, дип яза "Ялкын" журналы. «Һәр кеше сайлауга барып, илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш, дип...
-
Яшел Үзәндә 56 ел бергә сайлауга йөргән пар тавыш бирде
80 яшьлек Лиля Сибагатуллина Россия Президенты кыю фикерле кеше булырга тиеш, дип саный. (Яшел Үзән, 18 март , "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек Лиля һәм 82 яшьлек Равил Сибагатуллиннар сайлауга 56 ел бергә йөри. Алар өчен һәр сайлау бәйрәм кебек. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Лиля Сибагатуллина...
-
Татарстан тавыш бирү күрсәткече буенча Россиянең Европа өлешендә беренче бара
Россия буенча гомумән караганда, 12 сәгатькә илдә тавыш бирүчеләр күрсәткече 34,72 процентка тиң. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Россиянең Европа өлешендәге төбәкләр арасында бүген көндезге сәгать 12гә тавыш бирүчеләр күрсәткече буенча Татарстан алда бара. Республиканың күрсәткече 38,47 процентны тәшкил итә, дип яза РИА Новости. 2012 елдагы сайлауларда Татарстанның күрсәткече шул ук...
-
"Казан Арена" алдындагы мәйданда тавыш бирүчеләр өчен концерт бара
Концерта Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей кушылачак. Мәскәү йолдызларыннан программада Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышы көтелә. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Казан Арена" алдындагы мәйданда "Мин тавыш бирдем" дип аталган шәһәр концерты башланып китте. Концертны Казан студентларының "Родина" патриотик вокаль-хореографик ансамбле "Туган як" җыры белән башлап җибәрде. Татар эстрадасына...
-
Азнакайда Нәүрүз бәйрәме узды - ФОТО һәм ВИДЕО
(Азнакай, 18 март, Резеда ШӘРИПОВА) Мәдәният йорты мәйданында Нәүрүз - кышны озату, язны каршылау бәйрәме узды. Ул театральләштерелгән тамаша белән башланып китте һәм кызыклы уеннар, иҗат коллективларының җыр-биюләре белән дәвам итте. Азнакайлыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен юллады. Эстрада йолдызлары - якташларыбыз Данир Сабиров, юмор...