Азнакаево
  • Рус Тат
  • Эчкечегә бала да җәл түгел

    Төн уртасы. Өч яшьлек сабый бүлмәдәге тавышка йоклый алмый каңгырап йөри. Идәндә лаякыл исерек килеш аунап ятучы әнинең дә, өстәл тирәли кәеф-сафа корып утыручы ирләрнең дә анда гамнәре юк. Профилактика органнары вәкилләреннән торган комиссия баланы алып чыгып киткәндә дә бу җан ияләренең бер генә күзәнәге дә сискәнмәде. Әлеге фатирда көне-төне...

    Төн уртасы. Өч яшьлек сабый бүлмәдәге тавышка йоклый алмый каңгырап йөри. Идәндә лаякыл исерек килеш аунап ятучы әнинең дә, өстәл тирәли кәеф-сафа корып утыручы ирләрнең дә анда гамнәре юк. Профилактика органнары вәкилләреннән торган комиссия баланы алып чыгып киткәндә дә бу җан ияләренең бер генә күзәнәге дә сискәнмәде.

    Әлеге фатирда көне-төне шундый хәл. Бала ач-ялангач, чөнки акча хәмердән артмый. Әнисенең җылы кочагында матур әкиятләр тыңлый-тыңлый изрәп йоклыйсы, иртәләрен башыннан назлап сыйпаганга елмаеп уянасы урында ул сәрхүшләр арасында коточкыч чынбарлыкны күреп үсәргә мәҗбүр. Ә бит өч яшьлек нарасый - нәфис гөл кебек, тиешле тәрбия булмаса, сула-корый. Әле ярый исерекләр кочагыннан йолып алгач, бу сабыйларны күпмедер вакытка сырхауханә сыендыра. Дәвалый, ашата-эчертә, чиста җылы ятакта йоклата.

    Шулай шул, ир эчсә - ярты дөнья, хатын эчсә, бар дөнья бетә. Берәүләр әни булырга тилмереп йөргәндә, әнә шундый мәнсезләр үз бәхетләреннән баш чөерәләр.

    Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиядә бу хатынны аналык хокукларыннан мәхрүм итү турында карар кабул ителде. Мондый аянычлы хәлгә җиткәнче, бала тәрбияләүгә салкын караучыларга төзәлү форсаты бирелә. Әмма бу әни кеше, күпсанлы кисәтүләргә карамастан, акылга утырмаган.

    - Эчүчелек замана афәтенә әверелеп бара, аеруча хатын-кызлар арасында. Узган ел 24 әнине аналык хокукыннан мәхрүм иттек. 28 бала иң кадерле, иң газиз булырга тиешле кешесез калды, - ди комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев.

    Районда социаль имин булмаган 57 гаилә бар. Аларның 60 процентын читтән күченеп килүчеләр тәшкил итә. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл җирлекләре башлыкларына, хуҗалык җитәкчеләренә мондый гаиләләрне кабул итмәскә кирәклеген кат-кат кисәтеп тора. Эшче куллар җитмәүдән алалар дияр идең, эчкечеләр әллә ни эшләп тә куандырмый торгандыр инде. Әнә, түләмәгән өчен газы, уты өзелгәннәре дә бар. Аннан хакимияткә аларның тормышларын җайга салуны кайгыртырга кала. Үзләре генә булса бер хәл, балалары җәл бит, аларның гаебе юк.

    "Алма агачыннан ерак төшми", "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", - дигән борынгылар. Ни аяныч, моннан 20-25 ел элек каралган гаиләләрнең балалары үсеп, инде алар комиссия каршына килеп баскан. Әнә шулай бәхетсезлек боҗарсы буыннан-буынга дәвам итә. Үз ата-анасыннан тартып алынган балалар яхшы гаиләгә эләгеп, матур шытым биргән очраклар да күп анысы. Әмма гомер биргән газиз кешеләренә карата күңел түрләрендә җыелган рәнҗешне нинди үлчәүләргә салырга? Кичерерләрме алар әти-әниләрен? Бәгырьләренә каты таш булып утырган үпкә берәр кайчан йомшарырмы?

    Матурлык алиһасе булып яратылган кыз баланы эчүчелек сазлыгына төшүдән бары әти-әни саклап кала ала. Ә аның өчен, иң беренче чиратта, үзең аек тормыш итәргә тиешсең. Шуңа күрә бәйрәм, мәҗлесләрдә кемнеңдер исәнлек-саулыгына чәркә күтәрер алдыннан гаиләңнең бөтенлеге турында онытмау хәерлерәктер.

    Резеда СӘРВӘРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: