Азнакаево
  • Рус Тат
  • Баш инженер Расих Фәйзуллин - икенче буын нефтьче

    Әлеге хикәятемнең герое - "Азнакайнефть" идарәсендә 22 ел дәвамында баш инженер булып эшләүче югары квалификацияле белгеч, җитештерүне оештыручы, икенче буын нефтьче, техник фәннәр кандидаты Расих Фәйзуллин. ДИНАСТИЯ Нефтьче Фәйзуллиннарны Азнакайда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Гаилә башлыгы - Нәфис Гайнулла улы, 1948 елда Бөгелмәдәге тимер юлчылар хәзерләү училищесыннан Писмәнгә (хәзер Лениногорск...

    Әлеге хикәятемнең герое - "Азнакайнефть" идарәсендә 22 ел дәвамында баш инженер булып эшләүче югары квалификацияле белгеч, җитештерүне оештыручы, икенче буын нефтьче, техник фәннәр кандидаты Расих Фәйзуллин.

    ДИНАСТИЯ

    Нефтьче Фәйзуллиннарны Азнакайда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Гаилә башлыгы - Нәфис Гайнулла улы, 1948 елда Бөгелмәдәге тимер юлчылар хәзерләү училищесыннан Писмәнгә (хәзер Лениногорск шәһәре) нефть чыгарырга җибәрелгән 13 "десантчы" егетнең берсе. Улы Расихның нефтьче булып китүенә дә гомерен "Азнакайнефть" идарәсенә багышлаган нефть чыгару мастеры, Ленин ордены кавалеры Нәфис аганың йогынтысы тими калмагандыр. Эшен генә түгел, гаиләдә балалар тәрбияләү нечкәлекләрен дә яхшы белгән ул. "Дилбегәсе коры" иде, диләр замандашлары аның турында.

    ...Нәкъ 60 ел элек - 1953 елның 7 сентябрендә нефтьче Нәфис һәм Люция гаиләсендә икенче бала булып Расих дөньяга килә...

    ОЛЫ ЮЛ БАШЫ

    1977 елның 4 августында "Азнакайнефть" идарәсенең кадрлар бүлегенә тау инженеры дипломы тоткан җитди кыяфәтле егет килеп керә. Сөйләшү түбәндәгечәрәк була:

    -Кайда эшләргә телисең?

    -Кая җибәрәсез - шунда!

    -Промыселга барасыңмы?

    -Барам!

    Әле генә югары уку йорты тәмамлаган яшь инженерның төгәллеге ошаганмы, кадрлар бүлеге җитәкчесе бүлмәсеннән ул 2 нче нефть һәм газ чыгару цехы операторы булып чыга.

    ...Беренче эш көнен әле дә яхшы хәтерли Расих Нәфис улы. Ул көнне аңа булачак мастеры Әзһәм Хөснетдинов скважиналар беркетә. Остазы итеп өлкән операторны - бер хатын-кызны билгели. Берничә көннән инде яшь белгеч тулы мөстәкыйльлек ала.

    Хезмәтен җиренә җиткереп башкара Расих. Бер ай дигәндә, аны идарәгә, баш инженер янына чакыртып алалар. Анфиноген Килеев мәсьәләне кабыргасы белән куя:

    -Җир асты ремонты цехында хәлләр шәптән түгел, югары белемле белгечләр җитми. Сине шунда билгелибез. Әмма структура үзенчәлеген өйрәнү өчен эшне түбәннән башларга туры килер...

    Расих карышып тормый. Скважиналарга җир асты ремонты ясау операторы вазифасында ярты ел эшли ул. Аннан үзе бригада җитәкли башлый. Танылган, тәҗрибәле мастерлар Марс Хәбипов, Рәшит һәм Алмас Кәримовлар, Рафаэль Әхмәдиев белән бер коллективта иңгә-иң эшләү 26 яшьлек Расихка чын тәҗрибә мәктәбе була. Бу вакытта бер вахтага айга 5 скважина ремонтлау буенча социалистик ярышның колач җәйгән чагы.

    Яшь җитәкченең тырышлыгы, үз-үзенә һәм кул астында эшләүчеләргә таләпчәнлеге, эшне оештыруга һәвәслеге белән бригадада ныклы дисциплина урнаша, хезмәт һәм техника куркынычсызлыгына төп урын бирелә. Нәтиҗәсе үзен озак көттерми - бераздан аның бригадасы вахталары 5не генә түгел, 6 һәм аннан да күбрәк скважина ремонтлап тапшыра башлый. Расих эшне дә үзенчә җайлаштыра. Башка мастерлар наряд ябуны, бүтән төр кәгазь "боткасын" эштә бетерергә тырышсалар, ул өенә алып кайта.

    КАНАТЛАР ОЧКАНДА СЫНАЛА

    Үз алдына, беренче чиратта, бригаданың туктаусыз эшләвен тәэмин итүне максат итеп куя Расих Фәйзуллин. Килеп чыгу мөмкинлеге булган вак мәшәкатьләрне дә алдан планлаштыра. Вахта операторын эштән аермас өчен, ял вагончыгын җыештырып тотуны да үз өстенә ала: тузанын сөртә, идәнен себерә, юа...

    Әлеге яңалыклар үзен тиз сиздерә - бригадасы җитештерү күрсәткечләре буенча даими алга күтәрелә. Андыйларны җитәкчеләр дә искәрми калмый. Бер ел тулыр-тулмас вакыт үткәндә, цех җитәкчесе Әнәс Якупов аны үз янына чакырта.

    ...Ул көн Расихның хәтеренә тирән уелып калган. Гөнаһ шомлыгына каршы, шуның алдыннан гына бер вахтасы ремонт барышында ЭЦН насосын скважинада калдырган була. Мондый очраклар эш барышында булгалап торса да, зур ЧП санала. Шуңа да цех башлыгы янына кергәндә төрле уйлар бораулый мастерның миен.

    -Өлкән мастер башка эшкә күчә, - дип каршы алган иде аны цех җитәкчесе. - Уйлаштык та, 2 нче участокка сине җитәкче итеп куярга булдык.

    Әнәс Якупов истә-лекләреннән: "Ул нефть табу операторы чагында ук, үзенә сиздермичә генә, эшен күзәтеп йөрдек. Аннан соң гына җир асты ремонты цехына гади эшче - оператор итеп чакырдык. Бераздан инде бригада җитәкчесе итеп куйдык. Ышанычыбызны ул тулысынча аклады..."

    Шулай итеп, бер урынына биш бригада өчен җавап бирә башлый Расих. Эш күләме белән җаваплылык та бермә-бер арта. Җитмәсә, иртән автовокзалдан вахталарны озату, скважиналарны алдан әзерләү, томалау, җиһазлар белән тәэмин итү, техниканы күчерү һәм башка оештыру эшләре дә өстәлә...

    Скважиналарга җир асты ремонты үткәрү - нефть чыгаруда иң авыр һәм катлаулы хезмәтләрнең берсе. Дистә еллар инде бу өлкәне техника прогрессы читләтеп уза дисәк тә, ялгыш булмас. Скважина авызында торба боручы гади оператор булып эшләгәндә үк авыр хезмәтне җиңеләйтү турында күп уйланды ул. Цехтан китерелгән торбаларны бушату өчен махсус стеллаж ясауны уйлап табуы да эшне бераз булса да җиңеләйтү өчен эшләнде. Бу аның оператор чагындагы беренче рационализаторлык тәкъдиме булды. Утыз елдан артык вакыт үтсә дә, аның сызымы буенча ясалган торбалар бушату һәм төяү җиһазыннан ремонтчылар бүген дә файдалана. Ә андый тәкъдимнәр эш барышында аз булмады...

    Флүс Зәкиев, идарә ветераннар советы рәисе: "Техника бүлеген җитәкләгән вакытта озак еллар Расих Фәйзуллин белән бергә эшләргә туры килде. Нефть объектларын яхшы белә, гадәттән тыш хәлләр булганда да каушап, югалып калмый. Уйлап, салкын кан белән эш итә. Аның җитәкчелегендә, "Татнефть" ААҖ күләмендә беренчеләрдән булып, идарә объектларын тулысынча стандартлаштырдык".

    Расих Нәфис улының хезмәт баскычыннан тиз күтәрелүенә гаҗәпләнәсе түгел. Аның кеше белән аралашучанлыгы, басынкы холкы, хезмәт сөючәнлеге, максатчанлыгы кебек тагын әллә күпме уңай сыйфатларын санап китәргә булыр иде. Шуңа да оператордан цех начальнигы булып күтәрелү өчен аңа нибары биш ел җитә. Тагын шуның кадәр ПРС цехын җитәкли. Нәкъ шул вакытта "Арлан системасы" кулланыла башлый. Әлеге яңалыкның нигезен эшләмәгән скважиналар санын киметү, аларны ремонтлауның сыйфатын яхшырту, шуңа карап хезмәткә түләү тәшкил итә. Бу - тик торган скажиналар булмаса, ремонтчыларга югары хезмәт хакы түләнә, дигән сүз. Әлеге алымны куллану нәтиҗәсендә тик торган скажиналар фонды ярты ел эчендә бетерелә, эшләүчеләрнең хезмәт хакы да яхшыра.

    1987 елда Расих Нәфис улын идарә аппаратына алалар. Үз алдына һөнәри үсү максаты куйган 33 яшьлек егет асылына, идарә җитәкчесенең гомуми эшләр буенча урынбасары вазифасына билгеләнү, яңа мөмкинлекләр ача. Биредә эшнең очы-кырые юк. Идарә балансында 257 йорт, 18 балалар бакчасы, ярдәмчел хуҗалык, технологик транспорт идарәсе, Мәдәният йорты һәм аннан башка - гомуми оештыру эшләре...

    Тәүлек буе эшләсәң дә бетерә торган түгел. Әмма сер бирмәде Расих. Ничек итсә итте, кешеләрнең гозер-сорауларын канәгатьләндерергә, һич булмаса, күңелләренә өмет уты салырга тырышты. Ә инде өч елдан соң капиталь төзелеш буенча җитәкче урынбасары булып күчте. Бу мөһим тармакта эшләү өчен Расихтан да кулайрак кандидат булмагандыр, мөгаен.

    Иван Енин, пенсионер: "Лаеклы ялга киткәндә үз урыныма Расих Фәйзуллинны күрсәтеп дөрес эшләдем, дип саныйм. Аның эш тактикасын электән искәреп йөрдем, аңа карата уңай фикерләрне еш ишеттем".

    Ул чорда нефтьчеләр социаль объектлар төзү эшен хәзергегә караганда күпкә колачлырак алып бара иде. Расих Нәфис улы эшләгән чорда төзелгән күп катлы йортлар, 7 нче урта мәктәп, ярдәмче корылмалар бүген дә аның фидакарь хезмәтен хәтерләтә...

    ЧЫН ИНЖЕНЕР ШУНДЫЙ БУЛА...

    Тагын өч елдан соң - 1991 елның декабрендә, яңа вазифа. Монысы инде идарәнең баш инженеры. Шушыннан Расих Фәйзуллинның бер вазифада иң озак эшләгән хезмәте башлана. Сәламәтлеген, белемен, көчен кызганмый ул яңа урында. Аннан алда бу вазифаны биләгән А. Килеев та белемле, көчле җитәкче иде. Ул корган системаны җимермәде Расих. Акыллы хуҗа буларак, аны күпкә баетты, яңаларын өстәп торды.

    Анфиноген Килеев: "Пенсиягә киткәндә урыныма яхшы инженер, оештыру һәм җитәкчелек мәктәбе узган, төптән күтәрелгән яшь кеше кирәк иде. Мин Расих Фәйзуллин кандидатурасына тукталдым. Белемле, үз дигәнендә нык тора, уйлаганын туры әйтә. Мин аңа ышандым һәм ялгышмадым, дип уйлыйм".

    "Азнакайнефть" идарәсе башка төрдәш предприятиеләрдән чыгымнарының оптималь булуы белән аерылып тора. Күкерт водороды чималына ияреп чыккан су биредә нефтьтән промыселларда ук аерыла. Башка идарәләрдән аермалылыгы да УПВСларның ГЗУлар белән янәшә урнашуында. Су шунда ук катламнарга кудырыла, ә нефть ЦКППНга җибәрелә. Әлеге юнәлешне Расих Нәфис улы бердән-бер дөрес юл дип саный. Булганнарга өстәмә рәвештә 26 нчы төркем, ДНС-1С, ДНС-3С, ДНС-5С һәм башка объектларны төзетә. Җитештерү культурасын үстерүгә дә зур әһәмият бирә ул. Аның тырышлыгы белән заманча җиһазланган, барлык шартлары булган оператор йортлары, культбудкалар барлыкка килде.

    ХЕЗМӘТЕ БУЛГАНГА ХӨРМӘТ ТӘ КИЛӘ

    Расих Фәйзуллинның тырышлыгы эзсез калмады. Ул РФ Нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, РФ Энергетика министрлыгы һәм "Татнефть" ААҖнең Мактаулы нефтьчесе исемнәрен йөртә. 2003 елда "ТРның рационализаторлык һәм уйлап табу отличнигы", 2004, 2012 елларда "Россиянең ел инженеры", башка мәртәбәле исемнәргә, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медаленә, дипломнарга, төрле дәрәҗәдәге күп санлы Мактау грамоталарына лаек булды.

    Аның үз кул астында эшләүчеләргә карата игътибарлы инженер, зур кайгыртучанлык күрсәтүче остаз булуын да әйтеп үтмәсәк, әлеге язма тулы булмас иде. Идарә подразделениеләрендә эшләүче техник хезмәткәрләрнең нефть чыгаруда җитештерүчәнлекне күтәрүгә юнәлдерелгән башлангычларын һәрвакыт күтәреп ала. Яшьләр белән төрле фәнни-практик конференцияләр үткәрә. Җитәкче буларак, аларның иҗади үсешенә һәм формалашуына булыша. Эшләгән дәверендә аның кул астында күп белгечләр канат чыгарды. Бүген алар илнең төрле почмакларында эшли, остазлары юлын уңышлы дәвам итә.

    ЯЗМЫШЛАРДАН УЗМЫШ ЮК

    Расих Нәфис улының язмышына да нефтьче булу, туган бистә-шәһәре үсешенә өлеш кертү, халкына хезмәт итү язылган булгандыр, күрәсең. Нефтьче һөнәреннән башканы ул бүген дә күз алдына китерә алмый. Ә бит заманында - цех начальнигы булып эшләгәндә, партия өлкә комитетының сәнәгать бүлеге инструкторы вазифасына да чакырдылар үзен. Киләчәктә зур карьера вәгъдә итүче эш иде, югыйсә. Юк, күңеле, вөҗданы кушмады аңа әтисе һөнәренә хыянәт итеп, дәрәҗә артыннан куарга...

    Чын бәхетен ул биредә - туган җирендә, Азнакаенда тапты.

    Нәфис ӘХМӘТ

    Р.S. Шушы көннәрдә тагын бер куанычлы хәбәр алынды: шәһәрне үстерүгә, төзекләндерүгә керткән фидакарь хезмәте өчен аңа "Азнакай шәһәренең Мактаулы гражданины" исеме бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: