Баш инженер Расих Фәйзуллин - икенче буын нефтьче
Әлеге хикәятемнең герое - "Азнакайнефть" идарәсендә 22 ел дәвамында баш инженер булып эшләүче югары квалификацияле белгеч, җитештерүне оештыручы, икенче буын нефтьче, техник фәннәр кандидаты Расих Фәйзуллин.
ДИНАСТИЯ
Нефтьче Фәйзуллиннарны Азнакайда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Гаилә башлыгы - Нәфис Гайнулла улы, 1948 елда Бөгелмәдәге тимер юлчылар хәзерләү училищесыннан Писмәнгә (хәзер Лениногорск...