Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның юл хезмәте бозлавык һәм кар көртләре белән көрәшергә әзер

    Табигатьтә әле һаман көз халәте торса да, инде кышның беренче аена кереп барабыз. Шик юк, аномаль җылылык, гадәттәгечә "һич көтмәгәндә", юллардагы бозлавык, кар көртләре белән алышыныр. Шәһәрнең юл хезмәте моңа әзерме? "МППБиО" ААҖ баш инженеры Рәшит Харрасов белдерүенчә, юлларга, тротуарларга сибәргә 400 куб метр күләмендә ком хәзерләнгән. Аны сибү, юлларны...

    Табигатьтә әле һаман көз халәте торса да, инде кышның беренче аена кереп барабыз.

    Шик юк, аномаль җылылык, гадәттәгечә "һич көтмәгәндә", юллардагы бозлавык, кар көртләре белән алышыныр.

    Шәһәрнең юл хезмәте моңа әзерме?

    "МППБиО" ААҖ баш инженеры Рәшит Харрасов белдерүенчә, юлларга, тротуарларга сибәргә 400 куб метр күләмендә ком хәзерләнгән.

    Аны сибү, юлларны чистарту, кар эттерү, җыелганын автомашиналарга төяү һәм шәһәрдән читкә чыгару өчен барлык төр махсус техника хәзерлек сызыгына куелган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: