Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ятим балалар өчен Сабантуй узды

Шәһәребезнең Ишкәев исемендәге ял паркында район җитәкчелеге һәм спонсорлар ярдәмендә ятим балалар һәм аларны тәрбиягә алган гаиләләр өчен күңелле чараларга һәм бүләкләргә бай Сабантуй узды.

«Олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле булганыгыз, ятим сабыйларны үз канатыгыз астына алганыгыз, аларга әти-әни назы бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә!» - диде район башлыгы урынбасары Роза Галеева.

Бәйрәмдә ятим балалар тәрбияләүче гаиләләргә, әлеге гаиләләрдә быел беренче сыйныфка баручы балаларга, унберенче сыйныфны тәмамлаган укучыларга бүләкләр тапшырылды.

Балалар өчен паркта бушка аттракционнар эшләде, мәктәп туклануы комбинаты кайнар чәй һәм пылау белән сыйлады, кул эшләре буенча мастер-класслар, спорт уеннары оештырылды.

Районыбызда мондый Сабан туе 2012 елдан бирле уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев