Азнакай районы Сарлы авылында яңа ФАП ачылды (ФОТО)
Бүген районыбызның Сарлы авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында авыл халкы, район һәм сырхауханә җитәкчеләре катнашты.
Авыл халкын мондый сөенечле вакыйга белән тәбрикләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин бинаны төзүчеләргә, аның биләмәсен төзекләндерүдә һәрьяклы ярдәм күрсәткән предприятие-оешма вәкилләренә, озак еллар авыл халкы сәламәтлеге сагында торган фельдшер, акушерларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Изге эшкә Газыйм хәзрәт дога кылганнан соң, Марсель Шәйдуллин символик ачкычны ФАП мөдире Рузилә Хаҗиева һәм акушер Ләйсән Гыйльметдиновага тапшырды.
Сарлы авылындагы әлеге фельдшер-акушерлык пункты – районыбызда соңгы елларда төзелгән 14 нче бина. 62,5 квадрат метр зурлыктагы әлеге пункт барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм мебель белән комплектлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев