Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа комплекска нигез ташы салынды

24 августта шәһәребезнең көньяк-көнчыгыш микрорайонында яңа балалар бакчасы һәм мәктәп комплексының беренче нигез ташы салынды. Шәйхетдинов микрорайоны үзе бер шәһәрчек булып бара. Биредә, яңгырдан соң шыткан гөмбәләр кебек, заманча яңа йортлар калка, шәхси торак төзелеше гөрли. Аларда күпчелек яшь гаиләләр яши. Үзәктән читтәрәк урнашканга, микрорайонда мәктәп һәм балалар бакчасы -...

24 августта шәһәребезнең көньяк-көнчыгыш микрорайонында яңа балалар бакчасы һәм мәктәп комплексының беренче нигез ташы салынды.
Шәйхетдинов микрорайоны үзе бер шәһәрчек булып бара. Биредә, яңгырдан соң шыткан гөмбәләр кебек, заманча яңа йортлар калка, шәхси торак төзелеше гөрли. Аларда күпчелек яшь гаиләләр яши. Үзәктән читтәрәк урнашканга, микрорайонда мәктәп һәм балалар бакчасы - көн хаҗәте.

Әлеге комплекс 350 укучыга һәм 140 мәктәпкәчә яшьтәге балага исәпләнгән. Беренче нигез ташын район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин салды.
-Бүген тарихи истәлекле вакыйга. ТР Президенты ярдәме белән яңа комплекска нигез салына. Республика бюджетыннан бу максатларга 270 млн. сум акча бирелде. Шулай ук нефтьчеләребез эчке коммуникация челтәрләре төзелешенә 12 млн. сум бүләк итте, - диде Марсель Зөфәр улы республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка һәм "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка, нефтьчеләргә тирән рәхмәтен җиткереп. Ул шулай ук Шәйхетдинов микрорайонын Нефтьчеләр урамы белән тоташтыручы яңа юл салынуын да билгеләп үтте. Бу халыкка тагын да уңай шартлар тудырачак.
Подрядчы оешма - "Арслан" ҖЧҖ генераль директоры Миңнеәхтәм Галиев төзелешне вакытында тәмамларга ышандырды.
План буенча балалар бакчасы агымдагы елның 25 декабрендә тапшырылырга тиеш, ә мәктәпкә укучылар 2013 елның сентябрендә аяк басар дип көтелә.
Истәлекле вакыйга белән микрорайонда яшәүчеләрне "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы урынбасары, шәһәр Советы депутаты Н.Вәлиев, озак еллар район үзәк сырхауханәсе баш табибы булып эшләгән, хәзер район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Шәмсетдинов котлады, дин әһелләре изге догаларын юллады, шәһәребез үзешчәннәре җыр-моңнарын бүләк итте.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа комплекска нигез ташы салынды