Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпкә бармыйбыз: Азнакайга 40 градуслы суыклар килә

Синоптиклар Азнакайда бу атнада һава температурасының -40 градуска кадәр төшүен хәбәр итә. Бу араларда ук инде урыны белән суыклар 28-34 градуска җитте. Балаларның кайберсе намуссынып шундый көнне дә мәктәпкә килә, кайберләре өйдән борын да төртми. Районда һава торышына бәйле нинди карар кабул ителгән? Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова түбәндәге аңлатманы...

Синоптиклар Азнакайда бу атнада һава температурасының -40 градуска кадәр төшүен хәбәр итә. Бу араларда ук инде урыны белән суыклар 28-34 градуска җитте.

Балаларның кайберсе намуссынып шундый көнне дә мәктәпкә килә, кайберләре өйдән борын да төртми. Районда һава торышына бәйле нинди карар кабул ителгән? Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова түбәндәге аңлатманы бирде:

- Авыл мәктәпләрендә һава температурасы -23°С булганда 1-4 нче сыйныфларда; -25°С булганда 5-9 сыйныфларда; -30° булганда 10-11 сыйныфларда дәресләр үткәрелми.

Шәһәрдә исә -25°С булганда 1-4 нче сыйныфлар; -27°С булганда 5-9 сыйныфлар; -32° булганда 10-11 сыйныфлар мәктәпкә килми ала.

Салкыннар -25°С түбән булганда мәктәп автобусларында районнан читкә чыгу рөхсәт ителми.

Шулай ук кышкы айларда физкультура занятиеләрен урамда үткәрү белән бәйле чикләүләр дә кертелде. Мәсәлән, 12 яшькә кадәр балаларны җилсез көнне -9°С та, җил булганда -6°С урамга алып чыгарга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәпкә бармыйбыз: Азнакайга 40 градуслы суыклар килә