Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакайда 14 эшсез кеше үз бизнесын ачты

2014 елның 22 сентябренә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 310 кеше тәшкил итте. Ел башына хәл торышы белән чагыштырганда эшсезләр саны 66 кешегә кимегән. Эшсезләрнең белем дәрәҗәсенә килгәндә, 44 проценты һөнәри урта, 30 проценты гомуми урта, 26 проценты югары белемгә ия. Аларның 22 проценты авыл җирлегендә яши. Мәшгульлек үзәгендә исәптә...

2014 елның 22 сентябренә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 310 кеше тәшкил итте. Ел башына хәл торышы белән чагыштырганда эшсезләр саны 66 кешегә кимегән.

Эшсезләрнең белем дәрәҗәсенә килгәндә, 44 проценты һөнәри урта, 30 проценты гомуми урта, 26 проценты югары белемгә ия. Аларның 22 проценты авыл җирлегендә яши. Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларның 22 проценты 30 яшькәчә булган яшьләр.



Эшсезлек кими

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 0,96 процентын тәшкил итә, 2014 елның 1 гыйнварына бу сан 1,2 процент иде.


Ел башыннан бүгенге көнгәчә Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 19 предприятиедән 123 хезмәткәрнең эштән азат ителергә мөмкинлеге турында мәгълүмат керде. Фактта "кыскартылуга" эләккән 47 кеше мөрәҗәгать итте.


Шушы тугыз ай эчендә эш эзләп һәм консультация өчен мәшгульлек үзәгенә барлыгы 4355 кеше мөрәҗәгать итте.


Теләк кенә булсын, эш табыла!

Ел башыннан мәшгульлек үзәге аша 1595 кеше эшкә урнаштырылды. Аларның 522се үзәккә мөрәҗәгать иткән көннән алып, ун көн эчендә эш белән тәэмин ителде.


245 азнакайлы җәмәгатьчелек эшләренә җибәрелде. Җәйге каникуллар чорында 783 укучы эшкә урнаштырылды, план буенча бу сан 750 иде.


Эш эзләүдә авырлыклар кичерүче 22 кеше (5 инвалид, 8 күпбалалы яки ялгызы гына яшәүче әти, әни, 8 пенсиягә яше җитеп килүче, 1 хөкем ителү срогын тутырып кайткан граждан) эшсез гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы буенча эшле булды.


14 эшсез кешегә үз эшләрен ачуны оештыруда ярдәм күрсәтелде.


Һөнәр сайлауда ярдәм итәбез

2057 кеше, шул исәптән 1486 укучы профориентация хезмәте алды.


106 гражданга психологик ярдәм күрсәтелде. Хезмәт базарында социаль яраклашу буенча хезмәтләр 194 гражданга күрсәтелде.


5 вакансияләр ярминкәсе үткәрелеп, аларда 872 азнакайлы катнашты, 276сы эшкә урнаштырылды.


Һәммәсе - кирәкле белгеч

Икътисадны хезмәт ресурслары белән тәэмин итү максатында Азнакай мәшгульлек үзәге тарафыннан эшсез кешеләрне төрле белгечлекләргә укыту, хезмәт базарында мохтаҗлык булган өстәмә һөнәрләр үзләштерү оештырыла.


Бигрәк тә эшче һөнәрләр, өстәмә белгечлекләр алуга өстенлек бирелә. Төрле категория машина йөртүчеләр, эретеп ябыштыручылар, электр җиһазлары буенча монтерлар, нефть һәм газ табу операторлары, скважиналарга капиталь ремонт ясауда бораулаучы ярдәмчеләре кебек эшче һөнәрләр әзерләүгә игътибар зур.


Ел башыннан һөнәри укыту курсларына 221 эшсез граждан җибәрелде. Белгечлек алгач, алар районның оешма-предприятиеләренә эшкә урнаштырыла.


100дән артык пенсионер компьютер нигезләрен өйрәнү курслары үтте.

Вакансияләр

2014 елның 22 сентябренә мәшгульлек үзәгенә 471 вакансия барлыгы белдерелде. Бер эшсез гражданга 1,5 вакансия туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакайда 14 эшсез кеше үз бизнесын ачты