Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда исерек килеш рульгә утырган егет 3 яшьлек баланы бәрдерде

22 май көнне Ленин-Нефтьчеләр урамнары чатында коточкыч авария булды: яшел утка чыгып, салмыш хәлдәге 1989 елгы машина йөртүче җәяүлеләр юлыннан барган бер гөнаһсыз сабыйны бәрдерде. 2010 елда туган Р. авыр тән җәрәхәтләре белән үзәк район сырхауханәсенә озатылды. Каза күрүче бала бүгенге көндә Казанда дәвалана. Әлеге тетрәндергеч хәл бер генә кешене...

22 май көнне Ленин-Нефтьчеләр урамнары чатында коточкыч авария булды: яшел утка чыгып, салмыш хәлдәге 1989 елгы машина йөртүче җәяүлеләр юлыннан барган бер гөнаһсыз сабыйны бәрдерде. 2010 елда туган Р. авыр тән җәрәхәтләре белән үзәк район сырхауханәсенә озатылды. Каза күрүче бала бүгенге көндә Казанда дәвалана.


Әлеге тетрәндергеч хәл бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Редакциябезгә дә шул уңайдан шалтыратулар, хатлар килә. "Исерек машина йөртүчеләргә, юл кагыйдәләрен бозучыларга карата иң каты законнар гамәлгә керергә тиеш", - дип яза калабызда яшәүче К.Әхмәтов. Дөрестән дә, руль артына утыручы үзенең кеше гомере өчен дә җавап тотуы турында онытмасын иде.
Әлеге һәлакәт шаһитлары авария урынында җансызлык күренешенә дә тап булганнар.


"Шәһәребезнең бер депутаты шундый күренешләрне үзенә җим итеп, "кино" төшерә башлый. Монысында да "карчыга" кебек очып килеп җиткән. Сабыйга ярдәм итү турында уйласа иде ул. Аның бөтен эшчәнлеге камерага төшереп йөрүдән гыйбарәт бугай инде", - дип яза А.Хәнифова.


Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да дүшәмбе көнне уздырыла торган атналык киңәшмәдә әлеге фаҗигагә аерым тукталып, баланың гомерен саклап калу, ярдәм кулы сузу буенча булдыра алганның барысы да эшләнәчәген белдерде. Ул шулай ук юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүнең иң мөһим мәсьәлә икәнлеген ассызыклады, бу уңайдан барлык чараларны күрергә чакырды. Чынлап та чаң кагар вакыт җитте. Шундый фаҗигаләргә каршы көрәшнең бер алымы буларак,

"Маяк" газетасы редакциясе һәм "Азнакай" телерадиокомпаниясе муниципаль район башкарма комитеты белән берлектә 29 май көнне 19.00 сәгатьтән 19 сәгать 30 минутка кадәр юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышлап "Туры эфир" уздыра. Сорауларны 7-40-04, 5-54-51 телефоннары аша бирергә була. Игълан ителгән вакытта Азнакай телевидениесе каналына күчәргә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда исерек килеш рульгә утырган егет 3 яшьлек баланы бәрдерде