29 май 2013 яңалыклары
-
31 май көнне Азнакай шәһәрендә яңа балалар бакчасы ачылачак
Азнакай районы һәм шәһәре эшчәнлегенә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин эшкә яңа билгеләнүче белән таныштыру, иҗтимагый эшчәнлектә актив катнашучыларны, спортта җиңүчеләрне, юбилярны Дипломнар, Мактау кәгазьләре белән бүләкләүдән һәм узган атнада уздырылган эш-чараларны анализлаудан башлады. Район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән киңәшмәдә катнашучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының...
-
Азнакайда исерек килеш рульгә утырган егет 3 яшьлек баланы бәрдерде
22 май көнне Ленин-Нефтьчеләр урамнары чатында коточкыч авария булды: яшел утка чыгып, салмыш хәлдәге 1989 елгы машина йөртүче җәяүлеләр юлыннан барган бер гөнаһсыз сабыйны бәрдерде. 2010 елда туган Р. авыр тән җәрәхәтләре белән үзәк район сырхауханәсенә озатылды. Каза күрүче бала бүгенге көндә Казанда дәвалана. Әлеге тетрәндергеч хәл бер генә кешене...
-
Азнакай үзәгендә төсле-музыкаль фонтан төзелә
Бер айдан Азнакай үзәгендә төсле-музыкаль фонтан пәйда булачак! Аны төзү Актүбәдәге төзү-монтаж идарәсенә йөкләнде. Шәһәрнең Татарстан мәйданында (Балалар иҗаты үзәге каршында) булачак төзелешкә 27 май көнне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, мөселман һәм православие дине әһелләре Әмирҗан хәзрәт һәм Александр атакай символик нигез салды. Фонтан...
-
Азнакай муниципаль районы чыгарылыш сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Чыгарылыш сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел районыбыз мәктәпләрен 462 укучы тәмамлый. Аларның барысы да бердәм дәүләт имтиханнарына кертелде. Россия Герое Иляс Дауди, генерал-лейтенант Таһир Сәйфетдинов, Россиянең атказанган очучысы Рәхимҗан Исрафилов һәм башка шактый танылган шәхесләр биргән Азнакай 2 нче урта мәктәбе быел өч сыйныф чыгара. Азнакай муниципаль районы башкарма...