Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай җитәкчелеге 90 яшьлек юбилеен белән Мөнәздәһә Солтанованы тәбрикләде

Күркәм традиция буенча, муниципаль район җитәкчелеге 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мөнәздәһә Солтанованы да тәбрикләде. Мөнәздәһә апа кебек Берлинның үзенә үк барып җитеп, Рейхстаг стенасына "Здесь была девушка из Татарии" дип кул куйган Бөек Ватан сугышы ветераннары берәү, икәү генә калгандыр ул. - 1942 елның июль аенда безне - Азнакай...

Күркәм традиция буенча, муниципаль район җитәкчелеге 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мөнәздәһә Солтанованы да тәбрикләде.

Мөнәздәһә апа кебек Берлинның үзенә үк барып җитеп, Рейхстаг стенасына "Здесь была девушка из Татарии" дип кул куйган Бөек Ватан сугышы ветераннары берәү, икәү генә калгандыр ул.

- 1942 елның июль аенда безне - Азнакай районыннан 20 кызны, сугышка алып киттеләр. Әгерҗе авылында яшәүче әтием Хөсәен Әхмәтов бик оста тегүче иде. Миңа да тегү "җене" шуннан йогып калгандыр. Сугышка киткәнче хәрби киемнәр тектем. Әмма, фронтта тегүче булуымны бөтенләй оныттылар. Мине Белоруссия фронтының хәрәкәттәге кыр эвакуацияләү пунктына санитарка итеп куйдылар. Ул чорны искә алсаң, йөрәкләр өзгәләнә. Кая карама бозлы кар. Үзәк өзгеч суыклардан аяклар бозланып ката, куллар тыңламый башлый.

Әмма түзәргә кирәк. Яралыларның ыңгырашулары, ярдәм сорап ялварулы карашлары әле дә күз алдымда минем. Арада аяксызлар, кулсызлар, хәлсезләр бар, аларны калак белән ашата идек. Землянкалар казып инде генә урнашып бетәсең, кабат кузгалырга, палаткалар корырга, яралыларны урнаштырырга кирәк. Әнә шулай итеп безнең отряд Германиягә кадәр барып җитте, - ди Мөнәздәһә апа авыр сулап.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Мөнәздәһә Солтанова "II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы" ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.

Карлы-бозлы зәмһәрир суыклар, авыр хезмәт үзен сиздерми калмаган шул. Берничә тапкыр авыр операцияләр кичерә, I төркем инвалидлык ала ул.

Көчле рухлы ветеран авыру булуына карамастан, тыныч тормышта да тырыш хезмәт куя. Зур югалту кайгылары да кичерергә туры килә аңа. Көчле кешеләргә генә бирелә торган түземлек, чыдамлык, ихтыяр көче бар киң йөрәкле Мөнәздәһә Солтановада.

Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай җитәкчелеге 90 яшьлек юбилеен белән Мөнәздәһә Солтанованы тәбрикләде