21 июль 2013 яңалыклары
-
Кол Шәриф өчен тавыш бир!
"Россия 1" телеканалы белән Рус география җәмгыяте илнең иң төп истәлекле урыннарын билгеләү буенча 25 марттан 29 сентябрьгә кадәр "Россия 10" конкурсын үткәрә. Проектның максаты - россиялеләрнең үзләрен һәм чит ил туристларын Россиядәге уникаль табигый һәм архитектура һәйкәлләре белән таныштыру. Ил күләмендә Татарстанны республикабызның йөзек кашы саналган Кол Шәриф мәчете...
-
Азнакай җитәкчелеге 90 яшьлек юбилеен белән Мөнәздәһә Солтанованы тәбрикләде
Күркәм традиция буенча, муниципаль район җитәкчелеге 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Мөнәздәһә Солтанованы да тәбрикләде. Мөнәздәһә апа кебек Берлинның үзенә үк барып җитеп, Рейхстаг стенасына "Здесь была девушка из Татарии" дип кул куйган Бөек Ватан сугышы ветераннары берәү, икәү генә калгандыр ул. - 1942 елның июль аенда безне - Азнакай...
-
Азнакайда 6 җинаять кылынган һәм 87 кеше җаваплылыкка тартылган
Узган атнада район һәм шәһәрдә алты җинаять кылынган, аларның дүртесе эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "кайнар эз"дән ачылган. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 87 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Шуларның 52сенә җәмәгать урыннарында эчерткеч эчемлекләр кулланган яки исерек килеш йөргән, 4есенә төзекләндерү кагыйдәсен бозган, бишесенә ата-ана бурычларын үтәмәгән, өчесенә табиб кушуыннан...
-
Азнакайда 31 гаиләгә сыер саву аппаратлары тапшырылды
10 авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 4 баштан артык мал асраучы 31 гаиләгә сыер саву аппаратлары тапшырылды. Әлеге матур традиция муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән 2012 елда башлангыч алган иде. Савым сыерлар асраучы хуҗалыкларның саны буенча стәрлелеләр районда беренче урында бара. Быел исә сыерларның саны узган елгы белән чагыштырганда...