Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зөфәр Ибраһимов: “Әгәр дә кеше бик нык тели икән, ул барысын да булдыра”

Бер көнне бер танышым белән сөйләшеп тордым: - Менә өч ай инде эш эзлим. Үзең беләсең инде, көн-төн физик эш белән дә шөгыльләнә алмыйм. - Ә нәчәлник буласың киләме соң? - Син нәрсә инде, - ди танышым. - Булмаганны сөйлисең. - Ә син үз эшеңне башлап җибәр. Үзең үк нәчәлник...

Бер көнне бер танышым белән сөйләшеп тордым:
- Менә өч ай инде эш эзлим. Үзең беләсең инде, көн-төн физик эш белән дә шөгыльләнә алмыйм.
- Ә нәчәлник буласың киләме соң?
- Син нәрсә инде, - ди танышым. - Булмаганны сөйлисең.
- Ә син үз эшеңне башлап җибәр. Үзең үк нәчәлник тә булырсың, оештырырсың да, кул астында эшләүче хезмәткәрләрең дә булыр.
- Әйе, ансат кына, аңа бер өем акча кирәк бит.
Шуның белән танышым белән әңгәмәбез өзелде. Жәлләп куйдым үзен, бүгенге заманда эшсез, акчасыз ничек яшәмәк кирәк? Ә чынлыкта бер дә "маяң" булмаган килеш эшмәкәр булып китеп буламы икән соң ул? Әлеге соравымны район Советы бинасында узган эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү вакытында бирдем. Анда нәкъ менә районыбызда гамәлдә булган өч сәнәгать мәйданчыгы җитәкчеләре катнашкан иде.
- Була, нишләп булмасын, - диде муниципаль дәрәҗәдәге "И-ПАРК" сәнәгать мәйданчыгы җитәкчесе Зөфәр Ибраһимов. - Моның өчен бары тик бик нык теләргә, үҗәтләнеп "Мин - булдырам" дип эшләргә генә кирәк. Ә калган өлешендә без һәрвакытта да ярдәм итәргә әзер. Ныклы теләге булган, эшлим дип янып торган кешегә ныклап аякка басып китәр өчен 1-2 ай вакыт җитә. Мәсәлән, бер эшмәкәр килде дә, беренче көнендә үк (!) продукция дә җитештерә башлады.


Әйе, үз эшен башлап җибәрүченең акчасы булган очракта да, күп нәрсәләр: бина, аның коммуникацияләре, документация эшләре, транспорты, үзенең юристы, бухгалтеры, эшләүчеләре өчен социаль уңайлыклар, кыскасы, тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләре бар.


Сәнәгать мәйданчыклары исә җөмһүриятебез, муниципаль берәмлекләр, әлеге әзер бизнес белән тәэмин итүче эшмәкәрләр тарафыннан нәкъ менә инициативалы үз эшен башлап җибәрүчеләргә ярдәм йөзеннән оештырылган да инде.


Үз эшеңне башлыйм дисәң, аның бит әле эшмәкәрлек өлкәсендә әллә никадәр аңлашылмаган нәрсәләре бар, тәҗрибәсе дә җитенкерәми. Ә биредә исә бар да әзер: кил дә, эшеңне башлап җибәр! Сәнәгать мәйданчыклары җитәкчеләре, тәҗрибәле эшмәкәрләрнең ныклы ярдәменә таянырга була. Безнең районда шундый өч мәйданчык гамәлдә.


Мәкаләмне район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров сүзләре белән тәмамлыйсы килә: «Мондый сәнәгать мәйданчыкларында үз районыбыз кешеләре эшләвен, уңайлыклары, ташламаларыннан да үзебезнекеләр файдалануын телибез. Азнакаебызда төрле тәртипсезлекләр эшләп эшсез йөрүче яшьләребез булмасын. Кайда гына бармасыннар: күңел ачу үзәкләреме, кибет, автосалоннармы... кесәләрендә үз акчалары булсын!»


Шунысын да әйтергә онытып торам: үз эшен башлап җибәрергә теләгән инициативалы, тәвәккәл кешеләр турыдан-туры аның янына барып, тиешле консультация ала ала. Районда да, шәһәр, авыл җирлекләрендә дә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен төрле дәрәҗәдәге бик күп программалар эшләп килә. Аларның да асылын белеп, файдаланырга мөмкин. Шулай булгач, нигә әле еллар буе эш эзләп урамда каңгырап йөрергә? Әллә нинди авыр халәттән дә чыгу юлы бар, теләк кенә кирәк.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөфәр Ибраһимов: “Әгәр дә кеше бик нык тели икән, ул барысын да булдыра”