5 декабрь 2014 яңалыклары
-
Владимир Путин 2015 нче елны Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте
Президент уртача гомер озынлыгын 74 яшькә җиткерү бурычын куйды Россиядә 2015 нче ел Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы булачак. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кремльдә Федераль Җыенга еллык юлламасы белән чыгышында хәбәр итте. Илбашы билгеләп узганча, быел сәламәтлек саклауның глобаль рейтингында Россия тәүге тапкыр имин ил...
-
«Маяк»ка арзан бәядән язылырга ашыгыгыз
11 декабрь көнне 9дан 15 сәгатькә кадәр "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин ур., 6 нчы йорт) "Әбүнәче көне" уздыра. Бу көнне "Маяк"ка язылган һәр кеше бүләккә ия булачак. Билгеле булганча, 2015 елның 1 нче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу дәвам итә. Бөтенроссия язылу ункөнлеге кысаларында 5 декабрьдән 15енә кадәр газетага...
-
Азнакайның барлык 11 нче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язды
3 декабрьдә барлык 11 нче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язды. Бу 2015 елда бердәм дәүләт имтиханнарына кертелүгә шарт булып тора. Тикшергәннән соң "зачет" яки "незачет" билгесе куелачак. Уңай билге алмаган очракта иншаны өстәмә рәвештә 4 февральдә һәм 6 майда язарга мөмкин. - Быел унберенче сыйныфны районда 367 укучы тәмамлый, аларның...
-
Нәни азнакайлылар Яңа елны күңелле каршылаячаклар
Декабрь аена аяк баскач, Яңа ел могҗизалары илендә яши башлыйсың. Урамнарда купшы чыршылар төрле төстәге утлары белән балкый. Балаларны шугалаклар, чыршы бәйрәмнәре көтә. Быел да 21 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр Мәдәният йортында балалар бәйрәм чыршысы янында Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән күңел ача алачаклар.
-
Азнакай район һәм шәһәр депутатлары игътибарына
10 декабрьдә 14.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22) Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы уздырыла. Көн тәртибендә: 1. 2015 елга һәм 2016 - 2017 еллардагы планлы чорга «Азнакай муниципаль районы бюджеты турында» (икенче укылышта). 2. 2015 елга һәм 2016 - 2017 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль...
-
Игътибар үзәгендә – карабодай
Беркөнне урамда очраган бер танышым: - Карабодай ярмасы алырга кибеткә кергән идем, беткән икән. Көн туса, яңа хәбәр. Юкса телевизордан быел республикада карабодай уңды, 17 мең тонна җыеп алынды дип сөйләгәннәр иде бит, ә еллык ихтыяҗ - 13,3 мең тонна, - дигәч, аптырап киттем. - Нәрсә, нәрсә, ләкин карабодайның бетүенә...
-
Зөфәр Ибраһимов: “Әгәр дә кеше бик нык тели икән, ул барысын да булдыра”
Бер көнне бер танышым белән сөйләшеп тордым: - Менә өч ай инде эш эзлим. Үзең беләсең инде, көн-төн физик эш белән дә шөгыльләнә алмыйм. - Ә нәчәлник буласың киләме соң? - Син нәрсә инде, - ди танышым. - Булмаганны сөйлисең. - Ә син үз эшеңне башлап җибәр. Үзең үк нәчәлник...