Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республиканың “Иң яхшы урманчылык-2017” смотр-конкурсына йомгак ясалды

Татарстан Республикасында иң яхшы урманчылыкка смотр-конкурс халык арасында урманның экологик әһәмияте, аны саклау һәм үрчетү, урманның файдалы үзлекләрен саклау һәм көчәйтү буенча чаралар үтәлеше дәрәҗәсен арттыру, урманнардан күпмаксатлы, өзлексез һәм аларны ярлыландырмыйча файдалану, аларны яңадан җитештерү, продуктлылыгын арттыру, экосистемаларның биологик күптөрлелеген саклау әһәмияте хакында пропангандалау максатларында үткәрелде. Конкурсларда урман хуҗалыгын...

Татарстан Республикасында иң яхшы урманчылыкка смотр-конкурс халык арасында урманның экологик әһәмияте, аны саклау һәм үрчетү, урманның файдалы үзлекләрен саклау һәм көчәйтү буенча чаралар үтәлеше дәрәҗәсен арттыру, урманнардан күпмаксатлы, өзлексез һәм аларны ярлыландырмыйча файдалану, аларны яңадан җитештерү, продуктлылыгын арттыру, экосистемаларның биологик күптөрлелеген саклау әһәмияте хакында пропангандалау максатларында үткәрелде. Конкурсларда урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсе, урман кишәрлекләренең төзекләндерелеше, аларда кече архитектура рәвешләренең һәм янгынга каршы чараларны пропагандалау чараларының булуы, урманнарда янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау буенча аңлату эшләрен алып бару һәм башкалар исәпкә алынды.

2017 елгы эш йомгаклары буенча конкурс комиссиясе түбәндәгеләрне җиңүчеләр итеп таныды:

"Саба урманчылыгы" ДКУ - 1 урын

"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ - 2 урын

"Арча урманчылыгы" ДКУ - 3 урын

Комиссия шулай ук конкурста актив катнашучыларны да билгеләп үтте: "Әгерҗе урманчылыгы", "Аксубай урманчылыгы", "Баулы урманчылыгы", "Биләр урманчылыгы", "Бөгелмә урманчылыгы", "Алабуга урманчылыгы", "Яшел Үзән урманчылыгы", "Кама урманчылыгы", "Кызыл Йолдыз урманчылыгы", "Лаеш урманчылыгы", "Мамадыш урманчылыгы", "Түбән Каиа урманчылыгы", "Нурлат урманчылыгы", "Идел буе урманчылыгы", "Тәтеш урманчылыгы" һәм "Лубян урманчылыгы".

http://minleshoz.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1003834.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев