17 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Республикада хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча эшчәнлек дәвам итә
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә. Шулай итеп, республикада хезмәт хакы бурычын кайтару 1994,8 мең сумга тиң булды. Әлеге сумманы Татарстанның 2 предприятиясе 153 хезмәткәренә түләде. Шушы предприятияләр арасында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы...
-
Бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узачак
2017 елның 17 сентябрендә Казан дәүләт аграр университетының укыту-күрсәтмә үзәгендә «Татарстанның бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узачак. Әлеге чара 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм аңа Татарстан Республикасыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән күпсанлы һәвәскәр бакчачылар һәм виноградчылар җыела. Күргәзмә-ярминкәдә бакча культураларын һәм виноград үстерү, аны карау буенча консультация алырга,...
-
8 октябрьдә Казанда “Театр блогерлары мәктәбе” ачыла
8 октябрьдә Казанда "Театр блогерлары мәктәбе" ачыла. Әлеге пилот проектның максаты - төбәкләрдә яшәүче тамашачыларга замана театрының күптөрлелеген аңларга ярдәм итү һәм шулай ук театраль рецензия-бәяләмәләр язарга өйрәтү. Проектның идеологик һәм гамәли мәсьәләләрен "Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе" һәм Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге, оештыру эшләрен - продюсер Евгения Шерменева үз өстенә...
-
Республиканың “Иң яхшы урманчылык-2017” смотр-конкурсына йомгак ясалды
Татарстан Республикасында иң яхшы урманчылыкка смотр-конкурс халык арасында урманның экологик әһәмияте, аны саклау һәм үрчетү, урманның файдалы үзлекләрен саклау һәм көчәйтү буенча чаралар үтәлеше дәрәҗәсен арттыру, урманнардан күпмаксатлы, өзлексез һәм аларны ярлыландырмыйча файдалану, аларны яңадан җитештерү, продуктлылыгын арттыру, экосистемаларның биологик күптөрлелеген саклау әһәмияте хакында пропангандалау максатларында үткәрелде. Конкурсларда урман хуҗалыгын...
-
Ренат Акчурин: Соңгы 20 ел эчендә ачык йөрәккә операцияләр ясау саны уннарча тапкыр арткан
Соңгы 20-30 ел эчендә Татарстанда ачык йөрәккә операцияләр ясау саны арткан. Бу хакта бүген Казанда танылган кардиохирург, Россия фәннәр академиясе Кардиология фәнни үзәгенең Йөрәк-кан тамырлары хирургия һәм ангиология бүлеге җитәкчесе, Россия фәннәр академиясе академигы, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Ренат Акчурин сөйләде.