Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәни азнакайлылар «Ползунки» бәйгесендә катнашты - ФОТО һәм ВИДЕО

Бер яшьтән ике яшькәчә "спортчылар" төрле бәйгеләрдә үзен сынап карадылар. (18 март, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Сабый баланың тәпи атлап киткән мәле әти-әни, әби-бабасы, якыннарының хәтер сандыгында гомерлеккә сакланып кала. Нинди матур, бәхетле мизгелләр бу! Аларның бу чагын тагын да истәлеклерәк итү максатында, яшьләр идарәсе тарафыннан янә бер чара оештырылды: шәһәребездә...

Бер яшьтән ике яшькәчә "спортчылар" төрле бәйгеләрдә үзен сынап карадылар.

(18 март, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Сабый баланың тәпи атлап киткән мәле әти-әни, әби-бабасы, якыннарының хәтер сандыгында гомерлеккә сакланып кала. Нинди матур, бәхетле мизгелләр бу!

Аларның бу чагын тагын да истәлеклерәк итү максатында, яшьләр идарәсе тарафыннан янә бер чара оештырылды: шәһәребездә ползункилар бәйгесе үтте.

Беренче төркем нәниләр шуышып йөрде һәм пирамидалар җыйды, тәпи киткән олыраклары "йөгереп" күрсәттеләр.

Әйтергә кирәк, катнашучылар, аларны күзәтүчеләр дә биредә шактый иде. Һәркем өчен җиңүдән бигрәк, катнашу мөһим булды. Олысы-кечесе дә көлешеп, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

- Балалар бакчасына әле йөрмәгән сабыйлар өчен биредә аралашу, "танышу" мөмкинлеге бар. Шунысы ошый, - диде Алинә һәм Илнар Шәһәбиевлар гаиләсе. Кечкенә Әминә түземсезлек белән ярыш башланганын көтеп торса, былтыр катнашкан "тәҗрибәле" абыйсы Әмир читтән генә сеңлесен фотога төшермәкче.

Дүрт бала әнисе Луиза Зәйдуллина да әлеге бәйгедә ел саен катнаша. Бүген тугыз айлык кызы Айлинә белән килгәннәр.

- Кызым әлегә шуыша, үрмәли генә белсә дә, инде бәйгеләрдә катнаша. Үзенчәлекле бәйрәм оештырган Яшьләр үзәгенә рәхмәттән башка сүз юк, тагын да булып торсын иде шушындый очрашулар, - диде яшь әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәни азнакайлылар «Ползунки» бәйгесендә катнашты ФОТО һәм ВИДЕО