Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” газетасы Азнакай районы авылларында “Әбүнәче көне” үткәрде

Белгәнебезчә, вакытлы матбугатка язылу кампаниясендә "Маяк" газетасы төрледән-төрле чаралар үткәреп килә. Газетага яздыруга аеруча җаваплы караган, әбүнәчеләр санын елдан-ел арттыра барган почтальоннарны хөрмәтләп, бүләкләр тапшыру редакциянең матур гадәтенә әверелде. Почта таратучылар арасында барган бәйгенең беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 11 җиңүче билгеләнде. Әйтергә кирәк, бүләкләребез дә затлыдан иде шул: 1нче урынга...

Белгәнебезчә, вакытлы матбугатка язылу кампаниясендә "Маяк" газетасы төрледән-төрле чаралар үткәреп килә. Газетага яздыруга аеруча җаваплы караган, әбүнәчеләр санын елдан-ел арттыра барган почтальоннарны хөрмәтләп, бүләкләр тапшыру редакциянең матур гадәтенә әверелде.

Почта таратучылар арасында барган бәйгенең беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 11 җиңүче билгеләнде. Әйтергә кирәк, бүләкләребез дә затлыдан иде шул: 1нче урынга - кыйммәтле фотоаппарат, алты 2нче урынга - хуҗабикәләр хыялында йөргән аш-суны тиз дә, тәмле дә итеп өлгерткән мультиваркалар, дүрт 3нче урынга - шулай ук ризыкның бер генә витаминын да читкә очырмаган парда пешерү җайланмасы.

Сишәмбе көнне бәйгегә йомгак ясалып, иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән почта хезмәткәрләрен тантаналы шартларда бүләкләү булды.

Быел да үзәк почта бинасында "Әбүнәче көне" үткәреп киләбез. Бу көнне "Маяк" газетасына язылучылар редакциянең истәлек бүләген дә алып китә. Шушы көннәрдә Мәлбагышта шундый чара узды.

Баскычына бәйләнгән шарлардан ук почта бүлегендә гадәти көн түгеллеге шәйләнә. "Маяк" газетасына әлегә кадәр языла алмый йөреп, "Әбүнәче көне"ндә язылырга килүчеләр шактый.

- Бик яратабыз район газетасын, көтеп алабыз, - ди Римма Сәмигуллина.

-Без, пенсионерлар, хәзер яңалыкларны күбрәк гәҗиттән генә укып беләбез, - дип сүзгә кушыла Алмаз ага Садриев.

-Чәршәмбе санында соры буяулы урыннарда кайчак хәрефләр күренми, шуларны эреләтсәгез, рәхмәттән башка бер сүзем юк, барсын да язып торасыз, - ди авылдашларның янә берсе.

Әллә каян кычкырып исәнләшеп, тирләп-пешеп кергән 89 яшьлек Мөзәянә апаны әүвәл утыртып чәй эчерттек.

-Гомер буе авылда яшәдек, колхозда эшләдек, "Маяк"сыз яшәмәдек, -дип сөйләп китте ул. -Картым Нәҗип вафатыннан соң җанга урын тапмыйм. Аерылмагыз, берүк, матур яшәгез, ялгызлык бигрәк читен икән. Газетага да менә шул хакта күбрәк языгыз. Яшьләр бергә яшәүнең кадерен белсен!

Почта бүлекчәсе мөдире Рәмзия Ряшенцева кечкенә бу бинаны матур өйчеккә әйләндергән: утырып хәл җыярга, чәйләп алырга да була - самавыры гөрләп утыра, газета-журналлар, төрле хезмәтләр турында белешмәләр, сатуда - көндәлек кирәк-ярак.

Бүлекчә почтальоннары Рәйсә Ханнанова, Нәҗибә Хаҗиева белән алар узара киңәшеп, бер-беренә ярдәмләшеп эшлиләр. Бүгенге килүебезнең тагын бер җитди сәбәбе - почтальоннар бәйгесендә өченче урынны яулаган Түбән Якый авылына почта хезмәте күрсәтүче Рәйсә ханымга бүләк тапшыру иде. Авылдашлары да аны җиңүе белән ихластан котладылар.

Киләчәктә дә аерылмыйк, сез "Маяк" белән, без сезнең белән әнә шулай аралашып, тату яшик, хөрмәтле әбүнәчеләребез. Мөзәянә апа әйтмешли, ялгызлыктан яман нәрсә юк...

Лиза Нурлыева, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Маяк” газетасы Азнакай районы авылларында “Әбүнәче көне” үткәрде