“Маяк” газетасы Азнакай районы авылларында “Әбүнәче көне” үткәрде
Белгәнебезчә, вакытлы матбугатка язылу кампаниясендә "Маяк" газетасы төрледән-төрле чаралар үткәреп килә. Газетага яздыруга аеруча җаваплы караган, әбүнәчеләр санын елдан-ел арттыра барган почтальоннарны хөрмәтләп, бүләкләр тапшыру редакциянең матур гадәтенә әверелде.
Почта таратучылар арасында барган бәйгенең беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 11 җиңүче билгеләнде. Әйтергә кирәк, бүләкләребез дә затлыдан иде шул: 1нче урынга...