Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әле дә төшләремә керә

Бу язмамны ятимлектә үсеп, үз гомерләрендә бер тапкыр да "Әти" сүзен әйтә алмыйча гомерләре узган сугыш чоры балаларына, 2-3 бала белән ялгыз калып, гомер буе уфалла арбасы сөйрәгән авылдашларыма, ул елларның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган чордашларыма багышлыйм. Без күргәннәрне яшьләргә сөйләсәң, алар ышанмыйлар, аңламыйлар да, көләләр генә. Әйе, ышанырлык та...

Бу язмамны ятимлектә үсеп, үз гомерләрендә бер тапкыр да "Әти" сүзен әйтә алмыйча гомерләре узган сугыш чоры балаларына, 2-3 бала белән ялгыз калып, гомер буе уфалла арбасы сөйрәгән авылдашларыма, ул елларның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган чордашларыма багышлыйм.

Без күргәннәрне яшьләргә сөйләсәң, алар ышанмыйлар, аңламыйлар да, көләләр генә. Әйе, ышанырлык та түгел шул. Әмма алар мәңге онытылмаслык булып күңелгә уелып калган. Без - 10-12 яшьлек балалар, тамак туйдыру өчен кыш буе кар астыннан кәлҗемә, язга чыккач күтәрмә чабата киеп басудан башак эзләдек, урманнан үлән ташыдык. Моннан кала йорттагы бөтен вак-төяк эшләр, үзебездән кечерәк туганнарны карау да безнең җилкәдә иде. Баштан әтием - Габделһади, аннан олы абыем - Хәммәт сугышка киттеләр.
Өйдәгесенә түзмәле әле аның. Ә менә зурлар белән беррәттән колхоз эшенә йөрүләр. Уку башланганчыга кадәр һәр укучы балага 50 хезмәт көне эшләргә дигән йөкләмә бирелде. Боларга: печән җыю, чүп утау, салам сөйрәү, арбага капчык белән ашлык ату, эскерт кую, ашлык сугу һәм башка эшләр керә. Сугыштан соң да җиңел булмады әле. Чөнки авылга күп ирләр әйләнеп кайтмады. Иң авыр эш шул ук яшүсмерләр, хатын-кыз җилкәсенә төште.
... 1948 елның җәй ае. Безнең Куәтле Елга авылыннан дүрт кызны нефть торбалары салу өчен Баулыга канау (2 метр тирәнлектә!) казырга җибәрделәр. Башка авыллардан килгән кызлар белән бергә урман уртасындагы бер аланга илтеп төшерделәр. Брезент палатага тезелешеп йокларга яттык. Ашарга бәрәңге һәм көнгә бер телем ипи китерәләр, чишмә ерак түгел. Палатада яшәргә бернинди шарт юк. Урын-җир әйберләре дә бирмәделәр. Күпләр түзә алмыйча качып кайтып киттеләр. Шулай шактый интеккәннән соң, безне дә "нормагыз тулды" дип кайтарып җибәрделәр. Хезмәт хакы түләү юк. Хәер аны сорый да белмәгәнбез инде.
Шул ук елның декабрь аенда Ширәмәткә урман кисәргә җибәрделәр. Безнең авылдан 5 кеше: мин - 19 яшьлек кыз һәм дүрт ир-ат. Анда күргән авырлыкларны сөйләп бетерә торган түгел. Менә бүген элекке кешеләрнең ничек ярдәмчел, тәүфыйклы булуына сокланып искә алам. Ул ир-атларның күбесе хәзер вафат инде. Урыннары җәннәттә булсын, дип елый-елый дога кылам.
1949 елның көз ае. Октябрьнең соңгы көннәре. Авылдан ике кешене Молотовка урман кисәргә җибәрергә дигән йөкләмә килгән. Күршедә яшәүче дустым Саимә белән тагын мине җибәрделәр. 50 ләп кыз идек. Анда да күбесе качып кайтып беттеләр. Без - киләсе елның апреленә кадәр эшләдек, дөресрәге азап чиктек. Кулда бияләй юк. Аякта "пермяк" чабатасы. Урман арасы. Вакытны көн-төн белән генә аерабыз, чөнки сәгать юк. Шулай бер көнне ашадык та, йокларга яттык. Төнлә борын төбендә җылы әйбер сиздем. Ут та юк бит, караңгы. Борынымнан кан киткән икән. Икенче көнне көч-хәл тордым. Нишлисең, сырхауханә юк. Тагын эшкә киттем. Норманы тутырып, тизрәк кайтып китәсе килә бит.
Тагын да күргәннәремне сөйләсәм, бер китап язарлык. Ул ашлык саклап Ютазы элеваторында ач, ялангач кунып калулар, агач ташыганда үр менүче атымның егылып, тилмереп күзләремә карап ятулары, аны торгыза алмый интегүләр... 85 емне түгәрәкләп килгән картлык елларымда да һаман балачакка кайтып уйланам. Кайчагында төшләремә кереп, газапланам. Нигә бөтен авыр эшкә дә мине җибәрделәр икән? дип тә уйлап куям. Аннан җавабын да табам: юк, мин генә түгел, сугыш чоры балаларының барчасына диярлек кагылган ул уфалла арбасын тарту газаплары. Тыңлаучан, сабыр булганбыз, киләчәккә өмет белән яшәгәнбез. Эш кешене үтерми ул. Сугышлар гына булмасын, яшьләребезгә куанып эшләргә язсын! Без күргәннәрне күрергә язмасын!
Асия ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әле дә төшләремә керә