Әле дә төшләремә керә
Бу язмамны ятимлектә үсеп, үз гомерләрендә бер тапкыр да "Әти" сүзен әйтә алмыйча гомерләре узган сугыш чоры балаларына, 2-3 бала белән ялгыз калып, гомер буе уфалла арбасы сөйрәгән авылдашларыма, ул елларның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган чордашларыма багышлыйм.
Без күргәннәрне яшьләргә сөйләсәң, алар ышанмыйлар, аңламыйлар да, көләләр генә. Әйе, ышанырлык та...