Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыскача

Кичә Азнакайга XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада дирекциясе вәкиле Алина Ткаченко килде. Утырыш вакытында ул 6-17 июль көннәрендә Казанда узачак Универсиаданың спорт һәм мәдәни программасы белән таныштырды, студент уеннарын карау мөмкинлеген бирүче билетлар белән таныштырды. Универсиада уты 21 июнь көнне безнең шәһәргә дә киләчәк. *** Сишәмбе көнне "Маяк" газетасы редакциясе җитәкчелеге...

Кичә Азнакайга XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада дирекциясе вәкиле Алина Ткаченко килде. Утырыш вакытында ул 6-17 июль көннәрендә Казанда узачак Универсиаданың спорт һәм мәдәни программасы белән таныштырды, студент уеннарын карау мөмкинлеген бирүче билетлар белән таныштырды. Универсиада уты 21 июнь көнне безнең шәһәргә дә киләчәк.

***

Сишәмбе көнне "Маяк" газетасы редакциясе җитәкчелеге агымдагы елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе барышында үз участогында "Маяк" газетасына язылучыларның санын арттыруга ирешкән почтальоннарны билгеләп үтте. Әлфия Галиева, Әлфия Зарипова, Лилия Мустафина, Зөбәрҗәт Шиһаповаларга сөлге, электр иттарткыч, сокчыгаргыч, микродулкынлы мич кебек бүләкләр тапшырылды.

***

24 апрельдә Балалар иҗат үзәгендә сәләтле укучылар өчен "Өмет йолдызлары" исемле бәйрәм узды. Анда төрле фәннәр буенча олимпиадаларның муниципаль этабында һәм башка интеллектуаль конкурсларда җиңгән 276 укучы дипломнар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде. Муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллин укытучыларга, ата-аналарга шундый балалар тәрбияләгән өчен рәхмәтен белдерде, укучыларга исә тагын да зуррак җиңүләр яулауларын теләде.
Сәнгать өлкәсендә дан казанган балалар иҗат коллективлары үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте.

***

Бу атнада Яшьләр үзәге "Язгы изге эшләр атналыгы" акциясе үткәрде. Аның кысаларында шәһәрдә "Экологик марафон", "Игелек кылырга ашыгыгыз!", "Без - Җир балалары", "Изгелек маршы" исеме астында төрле чаралар узды. Акциянең төп максаты әйләнә-тирәгә, табигатькә мәхәббәт уяту, балаларга, өлкәннәргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү, халыклар, төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны ныгыту иде. Атналык барышында яшьләр шулай ук Кара елганы чистартуда катнашты, Актүбә картлар һәм инвалидлар йортында мәрхәмәтлелек концерты оештырды.

***

Көннәрнең коры һәм җылы торуы белән бәйле рәвештә янгыннан саклану чаралары күрү таләбе дә арта. Корыган үләннәрне, чүп-чарны яндыру, учаклар ягу катгый тыела. Торак пунктларында даими рейдлар оештырыла. Барлык урыннарда да янгыннан саклану чаралары күрелергә, сүндерү өчен тиешле кораллар, техника булырга тиеш. Бу чорда барыбыздан да игътибарлылык сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыскача