Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Котлыйбыз Рәмзия Гафур кызы һәм Разиф Нәфкать улы Якуповларны!

Азнакай шәһәрендә гомер итүче кадерле туганнарыбыз Рәмзия Гафур кызы һәм Разиф Нәфкать улы Якуповларга 55 яшь тула. Разиф Армия сафларыннан кайткач, укып УПНП КРС та эшли башлады һәм бүгенге көнгәчә шунда хезмәт куя. Рәмзия Чаллы педагогия училищесын тәмамлап, 12 нче "Росинка" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Алар 3 кыз үстереп,...

Азнакай шәһәрендә гомер итүче кадерле туганнарыбыз Рәмзия Гафур кызы һәм Разиф Нәфкать улы Якуповларга 55 яшь тула. Разиф Армия сафларыннан кайткач, укып УПНП КРС та эшли башлады һәм бүгенге көнгәчә шунда хезмәт куя. Рәмзия Чаллы педагогия училищесын тәмамлап, 12 нче "Росинка" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Алар 3 кыз үстереп, югары белем бирделәр. Олы кызлары Румия - икътисадчы, Лангепаста яшиләр, 2 ул үстерәләр, уртанчы кызлары Регина - нефтьче, 1 кызлары бар, кече кызлары Резидә медицина университетында белем ала. Без туганнарыбыз белән горурланабыз, үрнәк гаилә булып, матур итеп яшәүләренә сокланабыз.

Разиф, Рәмзия, юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, балалар, оныклар куанычы, тигез, матур, бәрәкәтле мул тормыш, эшегездә уңышлар телибез.

Сезне хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән туганнарыгыз, якыннарыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев