20 апрель 2017 яңалыклары
-
Азнакайда “Әбүнәче көне” уздырыла
Бу көнне газетага язылучыларны бүләкләр көтә! ! 2017 елның икенче яртыеллыгына "Маяк" газетасына язылу дәвам итә. Район басмасына почта бүлекләрендә, редакциядә, альтернатив пунктларда язылырга мөмкин. 24 һәм 25 апрельдә "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) "Әбүнәче көне" уздыра. Бу көнне район басмасына язылган һәр кеше бүләккә...
-
Котлыйбыз Мөхетдинова Сирина Фәһим кызын!
Югары Стәрле авылында туып, бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле апабыз Мөхетдинова Сирина Фәһим кызына 60 яшь тула. Кадерле апабыз! Син - олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер туганыбыз! Сиңа бездән иң изге теләк - сихәтлек, ә тән сихәтлеге ул - озын гомер, шатлык, бәхет һәм...
-
Котлыйбыз Рәмзия Гафур кызы һәм Разиф Нәфкать улы Якуповларны!
Азнакай шәһәрендә гомер итүче кадерле туганнарыбыз Рәмзия Гафур кызы һәм Разиф Нәфкать улы Якуповларга 55 яшь тула. Разиф Армия сафларыннан кайткач, укып УПНП КРС та эшли башлады һәм бүгенге көнгәчә шунда хезмәт куя. Рәмзия Чаллы педагогия училищесын тәмамлап, 12 нче "Росинка" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Алар 3 кыз үстереп,...
-
Өлкәннәрне мошенниклардан сак булырга өйрәттеләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Өмет" үзәгенең Чалпы социаль-тернәкләндерү үзәге белгечләре биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен "Сак булыгыз, мошенниклар!" дигән чара уздырдылар. Алар районыбызда булган шундый очраклар белән таныштырдылар, өлкәннәрне чит-ят кешеләргә ышанмаска чакырдылар. Мошенниклыкның төрләре һәм алардан саклану юллары турында сөйләделәр. Соңыннан әлеге тема буенча видеофильм күрсәтелде. Г.Фадеева, социаль эш буенча белгеч
-
Азнакай районы Сәпәй авылы яңара һәм төзекләнә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
ТР Муниципаль берәмлекләр советы, ТР Президенты ярдәме белән авыл җирлекләре арасында миллион сумлык грантлар бәйгесе дәвам итә. Мәгълүм булганча, әлеге максатчан акчалар авылда социаль әһәмиятле проблемаларны хәл чишүгә юнәлдерелә. Юлларга таш кайтарып түшәдек, - ди узган ел грант откан Сәпәй авылы җирлеге башлыгы Фәния Галиева, - Мачаклыбаш авылы зиратын коймаладык....
-
Азнакай укучылары халыкка электрон хезмәтләрнең өстенлекләрен аңлаттылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Хәзер өйдән чыкмыйча да мәктәпкә документларны тапшырырга, табибка чиратка язылырга, коммуналь хезмәтләргә түләргә мөмкин. Электрон хезмәтләр безнең тормышны күпкә җиңеләйтә. Азнакай 7 нче урта мәктәбенең 6 А сыйныфы укучылары «Доброволец матбугат үзәгендә» акциясе кысаларында азнакайлыларга әлеге хакта аңлаттылар.
-
Игътибар! Тымытык күпере ябылды!
Соңгы араларда көннәрнең җылы торуы сәбәпле, Ык елгасында су күләме дә күзгә күренеп арта. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында Башкортстан белән Азнакай районын тоташтыручы Тымытык күперендә кичә хәрәкәт чикләнде. Күпергә керү урыннары бетон блоклар белән капланган, юллар су тиешле дәрәҗәгә төшкәч кенә ачылачак.
-
Ыкта су күтәрелү дәвам итә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
- Бу көннәрдә Ык елгасында су күтәрелү дәвам итә. Көннәр җылыткач, урман-таулардан су төшә. Әмма әлегә ташу куркырлык түгел, - ди гадәттән тыш хәлләр буенча идарә җитәкчесе урынбасары Алмаз Гафуров. Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Тымытык авылындагы йортларны су басу турында бихисап роликлар булды, белгечләр аларның дөреслеккә туры килмәвен әйтә. Тымытык-Бакалы...
-
Җирлек активистлары белән "Түгәрәк өстәл" сөйләшүләре узды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Азнакай авыл биләмәләрендә иҗтимагый совет, халык белән эшләүче оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашында шул җирлек активистлары белән авыл тормышына, проблемаларына багышланган "Түгәрәк өстәл" сөйләшүләре уза.
-
Азнакайда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан “Йөзгә бер” бәйгесенең финал уеннары үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай музеенда шигырь кичәсе узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Шигърият айлыгы уңаеннан гимназиянең 6 нчы сыйныф укучылары җирле шагыйрәләр Ильмира Сәлахова һәм Ләйсән Гәрәева белән очраштылар. Алар укучыларны үзләренең тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар. Кичәдә шулай ук якташларыбыз Резеда Шәрипова, Әнәс Исхаков, Фәйрүзә Исмәгыйлова, Галия Сәетшина шигырьләре дә яңгырады.
-
Синоптиклар көн дәвамында кар, яңгыр яву, урыны белән буран чыгу ихтималы турында кисәтә
Юлларда бозлавык саклана, чиктәге көнбатыш районнарда кар көртләре дә хасил булырга мөмкин. Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген болытлы һава торышы саклана. Кар, җепшек кар, яңгыр явачак. Урыны белән явым-төшемнең көчәю ихтималы да бар. Аерым районнарда буран чыгачак. Җил төньяк-көнчыгыштан исә, вакыты белән юнәлеше үзгәреп,...