Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Коеп яуган яңгыр Азнакайның Әгерҗе авылы Сабан туена зыян салмады

Иртәдән үк коеп яуган яңгыр Әгерҗе авылы Сабан туена зыян салмады. Таңнан ук мәйданда сәүдәгәрләр, күпчелек авылның якташ эшмәкәрләре чатырларын корды, тирә-юньгә шашлык исе таралды. Эшмәкәрләр тәвәккәл, тырыш халык. Әле авылдашларының көтеп алган бәйрәмен уздыруда да саллы гына өлеш керткән иганәчеләр дә алар. Яңгырлар бераз тәмамлануга, авыл халкы, килгән кунаклар...

Иртәдән үк коеп яуган яңгыр Әгерҗе авылы Сабан туена зыян салмады. Таңнан ук мәйданда сәүдәгәрләр, күпчелек авылның якташ эшмәкәрләре чатырларын корды, тирә-юньгә шашлык исе таралды.

Эшмәкәрләр тәвәккәл, тырыш халык. Әле авылдашларының көтеп алган бәйрәмен уздыруда да саллы гына өлеш керткән иганәчеләр дә алар. Яңгырлар бераз тәмамлануга, авыл халкы, килгән кунаклар да бәйрәмгә агылды. Кәефләр күтәренке. Шулай булмыйча, кызудан тәмам әлсерәп, көтеп алган шифалы яңгырлар бит бу.

Азнакайның башка авылларында узган Сабантуйлардан фоторепортажны монда басып карагыз

Бөтен тереклек иркенләп сулыш алганда, юешенә генә түзәрсең.


Әгерҗелеләр быел бәйрәмгә шәһәр дусларын - нефть кудыру станциясе хезмәтчәннәрен дә кунакка чакырганнар. Сөрүлек җирләрне "Союз-Агро" җәмгыяте эшкәрткәч, күрше Актүбә бистәсе, Туйкә, Микулино авылларыннан да килгәннәр. Әгерҗелеләрне һәм килгән кунакларны муниципаль район җитәкчелеге исеменнән Валерий Тимиряев котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

Аның теләкләренә авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов, "Союз-Агро" җәмгыятеннән Ирек Катеев, "Туйкә" хуҗалыгы җитәкчесе Азат Гыйльманов кушылды. Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Яшьләр спартакиадасында җиңү яулаучылар, авыл тормышында ярдәм күрсәткән активистлар, эшмәкәр-иганәчеләр, юбилярлар, алтын, көмеш туйларын үткәрүче пар канатлар - берсе дә игътибар үзәгеннән читтә калмады.


Халык рәхәтләнеп күңел ачты. Берләре күптән күрмәгән дустын, классташын, авылдашын очратты, туйганчы сөйләште, икенчеләре уеннарда катнашты, өченчеләре җан атып, көч биреп торды. Быел Сабан туена аеруча ныклы хәзерлек булуы күзгә ташлана.

Программага чүлмәк вату, йомыркалы кашык кабып йөгерү, капчык белән бәрешү, багана башына менү кебек элек-электән килгән милли уеннар белән рәттән утын кисү, агач атка атланып узышу кебек кызыклы тамашалар да өстәлгән иде. Кызык өчен генә биленә сөлге салып караган балалардан башланган көрәш кызганнан-кыза, җитдирәк төс ала барды. Яшьләр арасында җиңү яулаган Булат Гариповның да, абсолют батыр Айдар Сафинның да җилкәсенә тәкә салдылар. Гер күтәрүдә Рөстәм Харисов, туры баганага менүдә Руслан Гарипов беренчелекне алды.


Бәйрәмдә балаларга аерым игътибар бирелгән, рәхәтләнеп кинәнделәр уйнап: батутта да сикерделәр, судан балык та тоттылар.


Сабантуй мәйданы кичкә кадәр таралмады. Люция Мусина, Вадим Захаров, Язгөл кебек җырчыларның дәртле җырлары да сәбәпче булгандыр. Кечкенә генә Әгерҗе авылы өчен Казаннан ук артистлар килү - зур сөенеч, дәрәҗә инде ул. Магнитофон тавышына өйдә дә биеп була. Ә менә тере музыкага бию бөтенләй башка шул.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коеп яуган яңгыр Азнакайның Әгерҗе авылы Сабан туена зыян салмады