Коеп яуган яңгыр Азнакайның Әгерҗе авылы Сабан туена зыян салмады
Иртәдән үк коеп яуган яңгыр Әгерҗе авылы Сабан туена зыян салмады. Таңнан ук мәйданда сәүдәгәрләр, күпчелек авылның якташ эшмәкәрләре чатырларын корды, тирә-юньгә шашлык исе таралды.
Эшмәкәрләр тәвәккәл, тырыш халык. Әле авылдашларының көтеп алган бәйрәмен уздыруда да саллы гына өлеш керткән иганәчеләр дә алар. Яңгырлар бераз тәмамлануга, авыл халкы, килгән кунаклар...