Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кеше кайгысы чит булмый

Краснодар өлкәсендә булган куркыныч фаҗига турындагы хәбәр бөтен республика, район халкының йөрәген әрнетте. Бу кайгыга бәйле хис-тойгыларыбызны әйтеп аңлатуы да мөмкин түгел. Таңсылу САНИЕВА Соңгы мәгълүматлар буенча,мондагы көчле ташкын аркасында 171 кеше үлгән. Һәлак булганнарның күбесе - Крымск районында яшәүчеләр. Геленджикта, Крымскида, Новороссийскида, Дивноморское, Нижнебаканская, Неберджаевская, Кабардинка авылларында 26475 кеше...

Краснодар өлкәсендә булган куркыныч фаҗига турындагы хәбәр бөтен республика, район халкының йөрәген әрнетте. Бу кайгыга бәйле хис-тойгыларыбызны әйтеп аңлатуы да мөмкин түгел.
Таңсылу САНИЕВА

Соңгы мәгълүматлар буенча,мондагы көчле ташкын аркасында 171 кеше үлгән. Һәлак булганнарның күбесе - Крымск районында яшәүчеләр. Геленджикта, Крымскида, Новороссийскида, Дивноморское, Нижнебаканская, Неберджаевская, Кабардинка авылларында 26475 кеше яшәгән 5185 йорт, 235 ихата судан зыян күргән. Дивноморскийдагы һәм Новороссийскидагы өч балалар бакчасы, мәктәп, кала сырхауханәсе, фельдшер-акушерлык пункты, туберкулез диспансеры, ике су алу корылмасы су эчендә калган.
Кеше кайгысы чит булмый дигән сүзләрне истә тотып, республика, район күләмендә Краснодарга ярдәм күрсәтү өчен гуманитар ярдәм җыю пунктлары ачылды. Краснодар краенда гадәттән тыш вакыйгада зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча махсус штаб та эшли башлады. Кирәкле әйберләрне җыю һәм кабул итү мәсьәләсен 2 ведомство башкара: ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына кирәкле әйберләр җыю, ә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына - аларны тапшыру йөкләнгән.
Билгеле булганча, Татарстаннан беренче машиналар узган атнада ук юлга чыккан иде. Көнкүреш химиясе, сабын-шампунь­нар, ризык, үсемлек майлары төялгән машиналар ярдәмне илтеп җиткерде инде.
Зыян күрүчеләргә ярдәм итү нигезеннән шәһәрдә дә актив эшләр алып барылды. 12 июль көнне Балалар иҗаты үзәге каршындагы мәйданда азык-төлек, көнкүреш товарлары, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, шәхси гигиена әйберләре җыю оештырылды. "Райондашларыбыз бу изге чарада бик актив катнашты. Бер генә кеше, оешма да читтә калмады. Шешәле су, ярмалар, балалар ризыклары, ит һәм балык консервлары, кием-салым, урын кирәк -яраклары һәм башка әйберләр бик күп җыелды", - ди халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре. 80 меңнән артык акча да җыелган.
Кирәк-яраклар туплангач, автомо­биль­ләрнең чи­раттагы кәрваны юлга чыгачак.
Шулай ук "Татнефть" ААҖ предприятиеләре дә саллы ярдәм күрсәткән. Биш олы машина 1,5 миллионлык гуманитар йөк төяп киткән. Әйтергә кирәк, анда "Азнакай киемнәре" ҖЧҖ җитештергән махсус киемнәр, урын-җир кирәк-яраклары һ.б. да бар.
Димәк, акция барышында зыян күргәннәргә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты дисәң дә була. Кеше кайгысы алдында беркемнең дә битараф калмавы - аеруча куанычлы.
Сүз уңаеннан, «Маяк» редакциясе коллективы да бу изге гамәлгә кушылып, акчалата ярдәм оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кеше кайгысы чит булмый