Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балага тулы ирек бирсәң

Карап торышка төпле генә егет кебек үзе. Буй-сыны да, килеш-кыяфәте дә, фикер сөреше дә сокландырырлык. "Философ", - диясе килә. Әмма яшьлек кирелегеме, үз-үзен генә яратуымы, ахыргача аңлый алмадык, күңелне кайтара. Тугыз сыйныфны Ваня (исеме үзгәртелде) яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Музыкант булырга хыялланса да, музыка мәктәбенә йөрмәү сәбәпле, бу юнәлештән китми....

Карап торышка төпле генә егет кебек үзе. Буй-сыны да, килеш-кыяфәте дә, фикер сөреше дә сокландырырлык. "Философ", - диясе килә. Әмма яшьлек кирелегеме, үз-үзен генә яратуымы, ахыргача аңлый алмадык, күңелне кайтара.

Тугыз сыйныфны Ваня (исеме үзгәртелде) яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Музыкант булырга хыялланса да, музыка мәктәбенә йөрмәү сәбәпле, бу юнәлештән китми. Яратмаган һөнәр үзләштерү тиз арада аның күңелен кайтара һәм егет колледжга дәресләргә йөрми башлый. Аны ялкау дип тә булмый, әнисе янына эшкә урнаша. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзаларының:

-Урта махсус белем мәҗбүри безнең илдә, ансыз ярамый, - диюенә дә җавабы әзер.

-Әлегә белем дә, һөнәр дә аласым килми, тора-бара карармын. Минем, гомумән, кешеләрдән читтә, урманда яшисем килә, - ди.

Әллә соң берәр сектага эләккәнме дип тә баш ваттык. Алай дисәң, егет көне-төне әнисе күз алдында. Әнисе дигәннән, җавапны ул үзе бирде кебек:

-Барысын да егет кеше үз башы белән хәл итәргә тиеш дип, артык күп ирек куеп үстердем. Менә нәтиҗәсе, - ди чарасыздан бичара ана.

Аһ, шул ирекне! Бала урамда теләсә-нинди компаниядә йөрмәсен дип, көнозын телевизор, компьютер каршында утыруына да ризалашабыз. Үзебез көне-төне эштә, багалмаң белән сөйләшергә, уйнарга, китаплар укырга вакыт җитми, чөнки ул бернинди мохтаҗлык, авырлык күрмәсен дип тормыш куабыз. Шулай итеп, аның үз эченә бикләнүен, сәер дөнья читлегенә эләгүен сизми дә калабыз. Хәзерге заман балаларына каты итеп кычкырырга да, киреләнсә, каеш белән арт шәрифләренә сыпырырга да ярамый - закон кушмый. Кызганычка каршы, алар хокукларын яхшы белсәләр дә, әти-әни, җәмгыять алдындагы бурычлары хакында ишетергә дә теләмиләр.

Дөрес юлны, гомүмән, тормышта үз-үзен табармы Ваня - бусы бүгенге көне кебек билгесез. Башына берәр яман уй оялап, гомере белән хушлашырга җөрьәт итмәс дип кем ышандыра ала? Упкынга - бер адым. Артык ирек куеп, балаларны шул упкын чигенә китереп җиткермибезме икән?

Резеда ШӘРИПОВА

Бу хакта aznakaevo-rt (+16) сайтында фикер алышырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балага тулы ирек бирсәң