Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакайнефть” нефть һәм газ табу идарәсенең тарихы

1959 ел Октябрь аенда баш геолог Р.Ш.Мамлеев инициативасы белән катламнардагы басымны су ярдәмендә арттыру буенча союз күләмендә мәгънәгә ия эксперимент башлана. Уңай нәтиҗәләр алынып, алар Ромашкино ятмаларындагы бөтен мәйданнарны үзләштерүдә файдаланыла. Бу исә үзләштерүнең башында ук аз санлы скважиналар белән яхшы күләмдә нефть алу мөмкинлеге бирә. Скважиналарны капиталь ремонтлауда А-50...

1959 ел

Октябрь аенда баш геолог Р.Ш.Мамлеев инициативасы белән катламнардагы басымны су ярдәмендә арттыру буенча союз күләмендә мәгънәгә ия эксперимент башлана. Уңай нәтиҗәләр алынып, алар Ромашкино ятмаларындагы бөтен мәйданнарны үзләштерүдә файдаланыла. Бу исә үзләштерүнең башында ук аз санлы скважиналар белән яхшы күләмдә нефть алу мөмкинлеге бирә.

Скважиналарны капиталь ремонтлауда А-50 агрегаты һәм АПР-2 комплекты кулланыла.

Барлык тармакларда да җирле автоматиканы киң кертү, нефть табу объектларын диспетчерлаштыру һәм нефть катламнарына су кудыру өчен КИПиА (приборлар һәм автоматиканы контроль-үлчәү) цехы төзелә.

1960 ел

"Азнакайнефть" идарәсенең архивы төзелә.

"Азнакайнефть" нефть һәм газ табу идарәсе җитәкчесе итеп В.И. Тимонин билгеләнә.

1961 ел

Ел башында кечкенә термохимик җайланма (ТХУ-1) төзелә. Ул гади генә, зур булмаган, нефть промыселларыннан килүче нефтьнең 50-60 процентын суны 2 процент кына итеп калдырырлык итеп сусызландырырлык җайланма була.

Нефтьчеләр сарае (хәзерге Балалар иҗат үзәге) файдалануга тапшырыла. Аның беренчесе җитәкчесе итеп Ленинград мәдәният институтын тәмамлаган В.И.Таланов билгеләнә.

1962 ел

4нче нефть промыселы оеша (мөдире - А.С.Яруллин).

Азнакай бистәсе үзәк котельныеның ДКВР-10/13 пар казанлы беренче өлеше эксплуатацияләүгә тапшырыла.

50 койка-урынлы "Азнакай" санаторий-профилакторие (баш табибы Н.Г.Ибраһимова) ачыла. Ул агач баракта урнашып, елына 600 кешен кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Азнакайнефть” нефть һәм газ табу идарәсенең тарихы