Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан 100 яшьлек Фатыйма Җиһангирова Россия Федерациясе Президентын сайлады

Азнакай районынынан 100 яшьлек Фатыйма Җиһангирова ил-көнгә иминлек теләп бүген тавыш бирде. (Азнакай, 18 март, Лиза Нурлыева) Ирекле авылында яшәүче, шушы көннәрдә үзенең 100 яшьлек олпат юбилеен билгеләп үткән Фатыйма апа Җиһангирова тавыш бирергә сайлау участогы әгъзаларын өенә дәшкән, ни дисәң дә, үзенә барып сайларга сихәтлеге мөмкинлек бирми - аяклары...

Азнакай районынынан 100 яшьлек Фатыйма Җиһангирова ил-көнгә иминлек теләп бүген тавыш бирде.

(Азнакай, 18 март, Лиза Нурлыева) Ирекле авылында яшәүче, шушы көннәрдә үзенең 100 яшьлек олпат юбилеен билгеләп үткән Фатыйма апа Җиһангирова тавыш бирергә сайлау участогы әгъзаларын өенә дәшкән, ни дисәң дә, үзенә барып сайларга сихәтлеге мөмкинлек бирми - аяклары авырта.


-Без инде яшәсен яшәгән, оныкларыбызның тормышлары матур, киләчәге якты булсын иде, - диде ул тартмага бюллетень төшереп, - Президенттан да, Ходайдан да теләкләремнең кабул булуын сорыйм...


Тыл ветеранының язмышы бик гыйбрәтле.

Татшуган авылында туган Фатыйма 10 яшендә әнисез кала. Әтисе яшь әни алып кайта. Алай каты бәгырьле булмаса да, үги әни кызны кечкенәдән кул арасына кертә. Инде гасыр гомер яшәгән Фатыйма апа күрше авылга ипигә йөрүләрен, төнлә молотилкада эшләгәндә арып, йоклап китүләрен, абзар тулы сарыкларны бүреләр буып чыгуын, әллә нинди куркыныч та, афәтле дә хәлләргә таруларын бик мавыктыргыч сөйли, хәтеренең ныклыгына гаҗәпләнеп тыңлыйсың.

Сугышка хәтле үк курслар тәмамлап, тракторда эшли, ирләр фронтка китеп беткәч, урак чорында комбайнга да утыра. Башта Наратлының, ул авыл бетерелгәч, Ирекленең иген кырларын ир-егетләр сугыштан кайтып, корыч атларны үз кулларына алганга кадәр иңли әле ул. 1951 елда фермага килеп, лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Икенче ире - шулай ук фронтовик, 1988 елда вафат булган Мөкъмин Сәгыйтов белән 6 бала үстерәләр. Хәзер инде ул 13 онык, 11 оныкчыкның дәү әбисе.

Атна башында йөз яшен тутырган тыл ветераны Фатыйма Җиһангир кызын олпат юбилее белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе барган иде.

Барлык азнакайлылар исеменнән ихлас тәбрикләүләрен ирештереп, аның белән иркенләп сөйләшеп утырды.

Гасыр чордашын өй тулы балалары, туганнары, авылдашлары уратып алган. Алар арасында әбинең сугышта үлеп калган беренче иреннән туган ерак себер ягында яшәп, шунда вафат булган улы Фәизнең улы Владимир да бар иде. Килене Тамара соңрак үз милләтеннән булган кешегә кияүгә чыга, Володя үз әтисенең кем булуын да белми үсә. 50 елдан соң ул Татарстанның Азнакай районында гомер итүче 99 яшьлек әбисен эзләп таба.

Алар узган ел күрешәләр. Быел, әбисенең 100 яшьлек юбилеена да Владимир Даутов ерак себер җиреннән - Ханты-Мансийск шәһәреннән ашкынып кайтып җиткән.

Якшәмбе көнне дә төп нигезгә балалар, туган-тумача җыелган, төп нигездә әле генә үткән юбилейның дәвамы булып, сайлау көне зур бәйрәмгә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан 100 яшьлек Фатыйма Җиһангирова Россия Федерациясе Президентын сайлады