Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдагы тифлоүзәк күз күреме буенча авырулар өчен иң беренче таяныч

Бүгенге яшәешебезне компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Әлеге замана техникасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча мөһим. Аяксызлар өчен - аяк, сукырлар өчен - күз ул. Шушы кечкенә генә могҗиза аша бар дөньяны танып беләсең, әллә кайлардагы танышларың белән аралашасың, кыскасы, беркемнән калышмыйча тормыш казанында кайныйсың. Район үзәк...

Бүгенге яшәешебезне компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Әлеге замана техникасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аеруча мөһим. Аяксызлар өчен - аяк, сукырлар өчен - күз ул. Шушы кечкенә генә могҗиза аша бар дөньяны танып беләсең, әллә кайлардагы танышларың белән аралашасың, кыскасы, беркемнән калышмыйча тормыш казанында кайныйсың.

Район үзәк китапханәсендә узган ел ачылган тифлоүзәк исә күз күреме буенча авырулар өчен бу эштә иң беренче таянычка әверелде. Алар биредә оештырылган махсус укуларда компьютер аша дөнья челтәренә чыгу серләренә төшенәләр.

-Быел курслар сентябрьдән башланды. Норматив буенча 4 кенә тиеш булса да, укуларга 5 кеше йөри. Алга таба да өйрәтүләр дәвам итәчәк, - ди үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Лилия Мортазина.

Илдус Кашапов башкаларны өйрәтер дәрәҗәдә булса да, артык белем беркайчан да комачауламый дип исәпли.

-Бөгелмәдә мәктәптә брайл системасы буенча укыган идем. Компьютер белән дуслыгым да шунда башланды. Үземә кирәкле һәр сорауга җавап таба алам, - ди егет.

Аның бөтенләй күрмәвенә кайчак ышанып та бетмисең, шулкадәр күп белә, күзле күрмәгәнне күрә!

Зөлфия Әхмәдишина исә әле "беренче адымнарын" гына ясый, барысына да тиз генә төшенми. Шуңа укытучыдан кат-кат сорарга туры килә. Аның һич тә мәктәптә укучы балаларыннан калышасы килми.

-Азнакайга бик теләп киләбез, монда база яхшы. Укчылар да тырыш, - ди Бөгелмә шәһәренең сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге бүлек мөдире Михаил Ермаков.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдагы тифлоүзәк күз күреме буенча авырулар өчен иң беренче таяныч