Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен “Игелек паркы” төзелеп килә

Халыкта игелек кылу элек-электән зур савап саналган. Шәһәребездә изге гамәлләр чагылышы буларак, Республикабызның Парклар һәм скверлар программасы кысаларында мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен "Игелек паркы" төзелеп килә. Бу эшнең төп инициаторы "Нефтемаш" заводы коллективы һәм төп чыгымнарны да алар күтәрә. Район җитәкчелеге исә бу башлангычны хуплап каршы ала һәм аңа башка...

Халыкта игелек кылу элек-электән зур савап саналган. Шәһәребездә изге гамәлләр чагылышы буларак, Республикабызның Парклар һәм скверлар программасы кысаларында мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен "Игелек паркы" төзелеп килә. Бу эшнең төп инициаторы "Нефтемаш" заводы коллективы һәм төп чыгымнарны да алар күтәрә. Район җитәкчелеге исә бу башлангычны хуплап каршы ала һәм аңа башка оешма-предприятиеләр дә кушыла. Әнә шулай уртак көч белән бергә-бергә Азнакайда матур һәм уңайлы парк төзелеше страт ала. Район һәм шәһәр Мәдәният йорты артына урнашкан мәйданчыкта парк төзелеше буенча шактый гына эшләр башкарылган инде. Балалар һәм өлкәннәр өчен спорт, уен җиһазлары, беседка һәм эскәмияләр куелган. Паркны инде киләсе елга төзеп бетерү бурычын куялар. Киләчәктә биредә кафе һәм башка объектлар да урын алачак.

Мондый паркның исеме дә җисеменә туры килеп торырга тиеш. Аңа исем бирү буенча район күләмендә бәйге игълан ителгән иде. Узган атнада әлеге мәйданда җиңүчеләрне бүләкләү булды. Исемне физик мөмкинлекләре чикле гражданнар үзләре сайлаганнар. Ниндиләре генә юк: "Өмет", "Ромашка", "Ахияр", хәтта азнакайлыларның беренчеләрдән булып шундый игелек паркын төзүләрен исәптә тотып, "Беренче нур" кебек исемнәрне тәкъдим иткәннәр. Матур исемнәр күп, әмма ул берәү генә булырга тиеш. Игелек паркы" - "Парк доброты" исемен тәкъдим иткән Ангелина Исламова бәйге җиңүчесе дип игълан ителде. Аңа һәм барлык бәйгедә катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде һәи изге теләкләрен юллады.

  • Парк балаларның шат авазыннан яңгырап торсын. Өлкәннәр рәхәтләнеп ял итсеннәр! Без мөмкин булганның барысын да эшләрбез, - диде ул.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен “Игелек паркы” төзелеп килә