Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда илкүләм “ВИЧка тест үтү” атналыгы бара

21-28 ноябрь көннәрендә илкүләм "ВИЧка тест үтү" атналыгы игълан ителде. Аның максаты - халыкны замана афәтеннән саклау, авыру очракларын вакытында ачыклау. Бу хакта безгә район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимова хәбәр итте. Безнең районда бүгенге көнгә 198 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән, аларның 6сы - балалар. Ни...

21-28 ноябрь көннәрендә илкүләм "ВИЧка тест үтү" атналыгы игълан ителде. Аның максаты - халыкны замана афәтеннән саклау, авыру очракларын вакытында ачыклау. Бу хакта безгә район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимова хәбәр итте. Безнең районда бүгенге көнгә 198 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән, аларның 6сы - балалар. Ни кызганыч, әлегәчә бу авырудан нәтиҗәле дәвалану чаралары юк. Әмма вируска каршы препаратлар бар, алар СПИДка әйләнү процессын акрынайта, иммунитет дәрәҗәсен сакларга булыша, авыручының гомерен озайта. Тестны теләге булган һәркем поликлиниканың 8нче кабинетында үтә ала, ул түләүсез, анонимлык та саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда илкүләм “ВИЧка тест үтү” атналыгы бара