Азнакайда илкүләм “ВИЧка тест үтү” атналыгы бара
21-28 ноябрь көннәрендә илкүләм "ВИЧка тест үтү" атналыгы игълан ителде. Аның максаты - халыкны замана афәтеннән саклау, авыру очракларын вакытында ачыклау. Бу хакта безгә район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимова хәбәр итте. Безнең районда бүгенге көнгә 198 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән, аларның 6сы - балалар. Ни...