Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Сабан туенда кояшлы җылы көн көтелә

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары! Сезне татар халкының иң борынгы, иң күркәм бәйрәме - Сабантуй белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Сабантуй бәйрәме милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларны чагылдыра, буыннар арасында рухи бәйләнеш булып тора. Сабан туе бөтен халык мәхәббәтен казанды. Ул төрле милләт вәкилләре катнашында дуслык-татулык бәйрәме...

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!

Сезне татар халкының иң борынгы, иң күркәм бәйрәме - Сабантуй белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Сабантуй бәйрәме милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларны чагылдыра, буыннар арасында рухи бәйләнеш булып тора.


Сабан туе бөтен халык мәхәббәтен казанды. Ул төрле милләт вәкилләре катнашында дуслык-татулык бәйрәме буларак үтә. Бу безне берләштерә, тынычлык һәм иминлекне ныгытуга яр­дәм итә.


Район халкы бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килә. Быел район буенча 100 меңнән артык гектарда иген культуралары чәчелде. "Союз-Агро", "Азнакай" агрофирмасы, "Марс", "Тукай" җәмгыятьләре, "Таллы Бүләк" хуҗалыгы, Фәнүс Кәримов, Илнур Кәлимуллин крестьян-фермер хуҗалыклары чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Милли бәйрәмебезне терлекчеләребез, сөт савучыларыбыз да хезмәт уңышлары белән каршылый.


Сабан туенда авыл уңганнарын тантаналы шартларда тәбрик­ләү, хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Халкыбызны азык-төлек бе­лән тәэмин итү өчен алар зур тырышлык куя. Сабан туенда данлыклы батырлар, хезмәт алдынгыларының урыны - мәй­дан түрендә.


Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим. Сабантуй күңелләрегезне шатлык нурына күмсен, җиңүләр­гә рухландырсын, яшәү дәрте бирсен!


Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы



Милли бәйрәмебезгә рәхим итегез!

8 июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә.


Бәйрәмнең йөзек кашы - татарча көрәш, ат чабышлары!


Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, кашыкка йомырка салып, капчык, кәлүш киеп, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан бүләк алырга менү,
капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше кебек бәйгеләрдә көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.


Бәйрәмне танылган эстрада йолдызлары - Татарстанның халык артистлары якташыбыз, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов,

"Казан" бию ансамбле, районыбызның сәнгать осталары чыгышлары бизәячәк.


Сабантуй 10.00 сәгатьтә башлана.


Бу көнне сезне 19.00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге ял паркында "Кичке сабантуй"да көтеп калабыз. Танылган эстрада йолдызларына кушылып биергә, җырлы-биюле уеннарда, конкурсларда катнашырга чакырабыз.


Балаларны күңелле аттракционнар көтә.

Һава торышы

Азнакай Сабан туенда кояшлы җылы көн көтелә, температура +20 градус булачак. Җил төньяктан, көчле, секундына 4 метр тизлек белән исәчәк.

Башларыгызны кояштан, тәннәрегезне салкынча җилдән сакларга онытмагыз!

Бүген кичен, авыл Сабан туйлары алдыннан, яңгыр явып үтәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Сабан туенда кояшлы җылы көн көтелә