Азнакай Сабан туенда кояшлы җылы көн көтелә
Хөрмәтле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!
Сезне татар халкының иң борынгы, иң күркәм бәйрәме - Сабантуй белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Сабантуй бәйрәме милләтнең кунакчыллык, күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларны чагылдыра, буыннар арасында рухи бәйләнеш булып тора.
Сабан туе бөтен халык мәхәббәтен казанды. Ул төрле милләт вәкилләре катнашында дуслык-татулык бәйрәме...