Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

90 яшьлек Азнакай бизнесмены Рэм Мулюков бүген Россия Федерациясе Президентын сайлады

Азнакайлылар - актив халык. Күз ачкысыз булып кар ява дип тормыйлар, иртәдән үк урамда йөрүчеләр күп күренә. Бүген, 18 март - Россия Президентын сайлау көнендә иртәнге 8.00 сәгатьтә үк район һәм шәһәрдәге 62 сайлау участогы ишекләрен ачып, беренче булып тавыш бирергә килүчеләрне кабул итә башлады. Участоклардан ерак урнашкан авыллардан сайлаучыларны...

Азнакайлылар - актив халык. Күз ачкысыз булып кар ява дип тормыйлар, иртәдән үк урамда йөрүчеләр күп күренә.

Бүген, 18 март - Россия Президентын сайлау көнендә иртәнге 8.00 сәгатьтә үк район һәм шәһәрдәге 62 сайлау участогы ишекләрен ачып, беренче булып тавыш бирергә килүчеләрне кабул итә башлады. Участоклардан ерак урнашкан авыллардан сайлаучыларны автобуслар йөртә, ә инде өйдә сайлау өчен алдан гариза бирүчеләрнең яннарына барачаклар.

Шәһәр гимназиясе бинасында урнашкан 511нче сайлау участогына сигез тулганчы ук килеп баскан азнакайлылар белән әңгәмә корып алабыз. Николай Иванов шәһәрдә 50 елдан артык яши. Гомере буе нефть оешмасында бораулаучы булып эшләгән. Шушы гомер эчендә бер генә сайлаудан да калмавын әйтә.

- Без бит төрле чорларны күргән, патриотизм хисләрендә тәрбияләнгән буын, - ди ул. - Һәр сайлауда шулай беренче булып килеп, сайлап китәм...

90 яшендә дә актив тормыш белән яшәгән, үз бизнесын алып барган, Азнакай шәһәренең бер башыннан икенчесенә көн саен офисына җәяү йөргән Рэм Мулюков узган дәверләрдәге сайлауларны да искә алды:

-Соңгы вакытта сайлаулар зур бәйрәмгә әверелә. Элеккеге без яшь чакта да шулай җыр-моң агылып тора, өйгә тәм-томнар алып кайтып китә идек...

Бу минутларда барлык сайлау участокларында да тавыш бирү дәвам итә. Сайлау участокларында милли ризыклар ярминкәләре эшли. Иртәнге сәгатьләрдә үк шәһәр, авыллар урамнарында концертлар, спорт бәйгеләре, милли йолалар чагылган тамашалар, спорт залларында теннис, шахмат-шашка кебек өстәл уеннары башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек Азнакай бизнесмены Рэм Мулюков бүген Россия Федерациясе Президентын сайлады