Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

8 октябрьдә Казанда “Театр блогерлары мәктәбе” ачыла

8 октябрьдә Казанда "Театр блогерлары мәктәбе" ачыла. Әлеге пилот проектның максаты - төбәкләрдә яшәүче тамашачыларга замана театрының күптөрлелеген аңларга ярдәм итү һәм шулай ук театраль рецензия-бәяләмәләр язарга өйрәтү. Проектның идеологик һәм гамәли мәсьәләләрен "Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе" һәм Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге, оештыру эшләрен - продюсер Евгения Шерменева үз өстенә...

8 октябрьдә Казанда "Театр блогерлары мәктәбе" ачыла. Әлеге пилот проектның максаты - төбәкләрдә яшәүче тамашачыларга замана театрының күптөрлелеген аңларга ярдәм итү һәм шулай ук театраль рецензия-бәяләмәләр язарга өйрәтү. Проектның идеологик һәм гамәли мәсьәләләрен "Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе" һәм Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге, оештыру эшләрен - продюсер Евгения Шерменева үз өстенә ала. Мәктәп Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән театр базасында ачыла.

Проект Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче, театр турында интернет блогларга язарга яки күргән спектакльләрен яхшырак аңларга теләүче тамашачылар өчен оештырыла. Урындагы театраль журналистларның катнашулары да чикләнми. Төбәк театрларында әлеге мәктәпләрнең оештырылуы коммерция максатын күздә тотып куелган спектакльләрдән тыш җитди репетуарны да кабул итә алырлык укымышлы аудитория тәрбияләргә ярдәм итәр дип көтелә.

Проект кысаларында Казанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә Театр тәнкыйтьчеләре ассоцияциясе ярдәмендә тәнкыйтьчеләр эшләячәк. Алар блогерлар белән семинарлар, вебинарлар уздырачаклар һәм практик биремнәрнең үтәлешен күзәтәчәкләр. Казанның театр блогерларын танылган театр белгече, "Афиша" журналы күзәтүчесе Алексей Киселев (Мәскәү ш.) укытачак.

Һәр шәһәрдә дүртәр семинар дәресе уздыру планлаштырыла. Катнашучылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия теарының бер спектаклен карап, аның турында бәяләмә язачаклар. Проектка декабрьдә нәтиҗә ясала. Семинарлар арасында булган вакытларда педагог белән катнашучылар вебинарлар һәм социаль челтәрләр аша онлайн рәвештә аралаша алачаклар.

"Театр блогерлары мәктәбе" - пилот проект һәм бары тик өч айга исәпләнгән. Әлеге тәҗрибә уңышлы дип табылса - ул дәвам итәчәк.

Белем алу - бушлай. "Театр блогерлары мәктәбе"ндә катнашырга теләүчеләрнең гаризалары 1 октябрьгә кадәр kamal.press@tatar.ru почтасына кабул ителә. Гаризада исем, фамилия, атагызның исемен, телефон номерын,социаль челтәрләрдәге аккаунтыгызга сылтаманы күрсәтүегез һәм түбәндәге сорауларга җаваплар бирүегез сорала:

1. Үзегез, белемегез һәм эшегез турында берничә сүз. Караган спектакльләрегез турында ММЧда яки социаль челтәрләрдә язасызмы? Андыйлар булса, сылтамаларын күрсәтегез.

2. Тамашачы тәҗрибәгез. Казанда яки башка шәһәрләрдә спектакльләр карау мөмкинлегез бармы? Соңгы вакытта нинди спектакльләр карадыгыз?

3. Соңгы вакытта караган һәм зур тәэсир калдырган 1-3 спектакльгә кыска бәямәләр бирегез.

19 сентябрь, 14.00 сәгатьтә "Татар-информ" МАда проектның Казан шәһәрендәге ачылышына багышланган матбугат-конференциясе уза. Катнашалар:
Глеб Ситковский - "Театр блогерлары мәктәбе" проекты оештыручысы, Театр тәнкыйтьчеләре берләшмәсе координаторы (Мәскәү ш.);
Нияз Игъламов - театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире;
Фәнис Җиһанша - Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры (Казан ш.).
Матбугат конференциясенә аккретидация: Илшат Латыйпов ( Г.Камал исемендәге ТДАТның PR һәм маркетинг буенча директор урынбасары) kamal.press@tatar.ru, 293-83-18, 89274464542.

http://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1009874.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев