Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

50 ел бергә!

Алар икесе дә районыбызның Күктәкә авылында туып-үсеп, 1964 елның 6 ноябрендә гаилә корып, шушында гомерлеккә төпләнгән. Гөлсинә ханым уңган хуҗабикә булуы өстенә хуҗалыкның терлекчелек тармагында хезмәт куя. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр мал-туар карап олы хезмәт юлы үтелгән. Ире Мәүләветдиннең эше дә гаять җаваплы, тынгысыз була - бригадир булып эшли....

Алар икесе дә районыбызның Күктәкә авылында туып-үсеп, 1964 елның 6 ноябрендә гаилә корып, шушында гомерлеккә төпләнгән. Гөлсинә ханым уңган хуҗабикә булуы өстенә хуҗалыкның терлекчелек тармагында хезмәт куя. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр мал-туар карап олы хезмәт юлы үтелгән. Ире Мәүләветдиннең эше дә гаять җаваплы, тынгысыз була - бригадир булып эшли. Бөтен бригаданың эш барышы, яшәеше аның кулында. Әнә шулай туган нигезне саклап, шушы төбәкне яшәтеп гомерләре хезмәттә үтә. Алар бүген дә авылның иң хөрмәтле кешеләре, үрнәк гаиләсе. 50 ел тату гомер кичерелгән. Тәрбияле, ипле, тырыш Таҗиевлар гаиләсендә 3 бала үскән. Гөлүзә Тымытык мәктәбендә балаларга белем бирә, Ринат белән Илгиз дә әти-әнисе кебек туган авылда төпләнеп калып, матур гына яшәп яталар. Ихаталары тулы мал-туар, нигезләре, гаиләләре ныклы.


- Әти-әниебез безгә һәрчак, һәр эштә олы үрнәк булды. Олыны-олы, кечене-кече итә белергә өйрәтеп, яхшы тәрбиядә үстерделәр, - ди балалары алар белән чиксез горурланып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 50 ел бергә!