Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

27 нче майда мөселманнарның изге ае – Рамазан ае башлана

27 нче майда иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе Рамазан башлана. Бу айда мөэмин-мөселманнар таң атудан алып кояш баешына кадәр ураза тоталар, кояш баеганнан соң гына авыз ачалар. Рамазан аенда мөселман халкы төрле күңел ачулардан, гайбәт таратудан, мәгънәсез сүзләр сөйләүдән, начар гамәлләр кылудан тыелып торырга тиеш. Әлеге изге айдагы ураза диннең биш...

27 нче майда иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе Рамазан башлана. Бу айда мөэмин-мөселманнар таң атудан алып кояш баешына кадәр ураза тоталар, кояш баеганнан соң гына авыз ачалар. Рамазан аенда мөселман халкы төрле күңел ачулардан, гайбәт таратудан, мәгънәсез сүзләр сөйләүдән, начар гамәлләр кылудан тыелып торырга тиеш. Әлеге изге айдагы ураза диннең биш баганасының берсе булып тора.

Уразаны күңелләрендә гөнаһларын ярлыкауны үтенү һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу, иманнарын яңарту теләге булучылар түземсезлек белән көтеп алалар. Рамазан кичерү һәм гафу итү, бер-беребезгә карата рәхим-шәфкатьле булу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, муллык, иркен тормыш теләү ае булып тора. Һәм шушы айдагы гыйбадәтләр, ният кылуларның әһәмияте, савабы башка айлардагыга караганда аеруча зур була.

Мөселманнар Татарстан мәчетләрендә беренче тәравих намазына 26 нчы майда җыелачак. Быел Уразаның беренче көне 27 нче май - шимбәгә туры килә. 25 нче июньдә Ураза бәйрәме булачак. Изге ай башлану көне Голәмәләр Шурасы һәм ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте казыйлары Шурасы карары нигезендә билгеләнде.

Шулай ук Рамазан аенда сәдака бирү күләме дә билгеләнгән: фидия - 200 сум, фитыр - 100 сум. Зәкят бирү өчен нисаб - 198 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев