26 май 2017 яңалыклары
-
27 нче майда мөселманнарның изге ае – Рамазан ае башлана
27 нче майда иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе Рамазан башлана. Бу айда мөэмин-мөселманнар таң атудан алып кояш баешына кадәр ураза тоталар, кояш баеганнан соң гына авыз ачалар. Рамазан аенда мөселман халкы төрле күңел ачулардан, гайбәт таратудан, мәгънәсез сүзләр сөйләүдән, начар гамәлләр кылудан тыелып торырга тиеш. Әлеге изге айдагы ураза диннең биш...
-
«Урман» чишмәсе чистарды
Районда санитар айлык дәвам итә. Җылылык челтәре предприятиесенең Актүбә участогы хезмәткәрләре «Урман» чишмәсе тирәсен җыештырдылар. Ял итүчеләр дә үзләреннән соң чишмә буен чиста калдырырсыннар иде дип тели алар.
-
Азнакайда «Чулпан» премиясен тапшырдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәдәният йортында «Чулпан-2017» смотр-конкурсы лауреатлары һәм дипломантларына премия тапшыру тантанасы узды. Быел 18 номинация буенча бүләкләделәр, башка еллардан аермалы буларак ата-аналар комитетлары өчен дә номинация булдырылган.
-
Азнакайның сәләтле укучыларын бүләкләделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәгариф идарәсендә "Татнефть" җәмгыятенең "Сәләтле балалар" хәрия фонды тарафыннан Бөтенроссия, республика олимпиадаларныда җиңгән һәм призлы урыннар яулаган Азнакай укучыларын һәм аларның остазларын бүләкләү тантанасы булды. Премияләрне фондның Азнакай районы буенча вәкиле Гадилә Һадиуллина тапшырды. Барлыгы 22 укучы һәм 22 педагог әлеге бүләккә лаек булды.
-
Район җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Хәниповны туган көне белән котладылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Ветеран бүгенге көндә дә тәнендә пуля һәм снаряд кыйпылчыклары йөртә. Бу хакта тулырак материалны "Маяк" газетасыннан укырсыз.
-
Мәндәй авылында танылган мәгърифәтче Багбостан Мөэминовага истәлек тактасы ачылды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Мәндәй авылында татар дөньясында танылган мәгърифәтче, Оренбургта беренче кызлар мәктәбенә нигез салучы мөгалиммә Багбостан Вилдан кызы Мөэминовага истәлек тактасын ачу тантанасы булды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Оренбургтан туган якны өйрәнүчеләр Марат Солтангузин һәм Хазирә Абдулманова, Казаннан һәм Мәскәүдән тарихчы-галимнәр катнашты. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында.