Колый чишмәсе гасырлар аша янә үз янына җыйды
Татшуган авылында халык җыены узды Төзекләндерүдән соң Колый чишмәсен ачу, танылган шагыйрь, язучы Данис Хәйруллинның иҗатына багышланган әдәби марафонны йомгаклау очрашуның төп тантана өлеше булып үтте.
Чарага килгән Азнакай районы башлыгы урынбасары Роза Галеева авыл халкын әлеге истәлекле вакыйгалар уңаеннан кайнар тәбрикләде. Чишмәне төзекләндергән «Агросила» җәмгыятенә район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде. Роза Галеева үз чыгышында Татшуган халкының бер гаилә кебек дус булуларын, иҗатка бай халык икәнен искәртеп үтте.
– Чишмәләр – халкыбыз өчен бер бүләк дисәк тә була. Колый чишмәсенең суы кимемәсен, шушында ял итәргә, гаилә бәйрәмнәрен дә үткәрергә язсын, – диде ул.
Авыл башлыгы Мансур Хәертдинов чишмәне төзекләндерү хакында әйтеп китте.
– Үз вакытында Маннанов Фәнис абый, Салихов Әзһәр абыйлар тырышлыклары белән бу чишмә ныгытылган иде. Еллар үткән саен, чишмәләргә игътибар кирәк. «Агросила» җәмгыятенең программасы нигезендә бу чишмә яңадан тернәкләндерелде, ял итәр өчен яңа уңайлыклар булдырылды. Чишмәләр авылыбызда бик күп, барысы да төзек. Бу изге эштә үз өлешен керткән Хәйруллин Рафаэль Талибулла улына да олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде авыл башлыгы.
Чыннан да, Татшуган авылы электән үк чишмәләр күплеге белән дә аерылып тора. Урман, Ачы, Урта, Мәктәп, Колый чишмәләре бертуктаусыз бүген дә бәреп ага. Аларда төрле гасырларда яшәгән авыл халкының чал тарихы, кер чайкарга төшкән кызларның, яшь ярларның серләре саклана кебек...
Әлбәттә, шундый табигать байлыклары янында үскән егетләр- кызлар иҗатка бай. Шулар арасыннан үсеп чыккан данлыклы шагыйрь Данис Хәйруллинның да чишмәгә, авылның матур урыннарына, атамаларына багышланган шигырьләре байтак. Авыл халкы аларны яттан белә дисәк тә ялгыш булмас. Шушы көннәрдә авылдашлар, ялга кайткан балалар шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби марафонда катнашты, әдипнең шигырьләрен укып 30 дан артык истәлекле видеоязмаларын бүләк иттеләр.
Әлеге чара кысаларында авылда балалар өчен әдәби очрашулар үткәрелгән. Бәйге ветеран укытучы Шәйхулова Рузилә Мөдәрис кызы, башлангыч сыйныф укытучысы Гыймазетдинова Нурания Мөсәяф кызы, «Оста куллар» түгәрәге җитәкчесе Әхмәдишина Гөлсинур Шамил кызы башлангычы белән оештырыла.
Бу очрашуда да күренекле шагыйрь Данис Хәйруллинның чишмәләр, Татшуганның гүзәл табигате турында шигырь һәм җырлары яңгырап торды. Аларны авыл үзешчәннәре, балалар бик теләп башкардылар.
– Балаларны туган җиребезне сөяргә һәм аның тарихын өйрәнергә, данлыклы шәхесләрен белергә, атамаларыбызга карата кызыксыну уятырга тырышабыз, – диделәр оештыручылар.
Данис Хәйруллинның “Колый чишмәсе” шигыре үзе генә дә бер тарих дәресе. Авылны нигезләгән Тәмәй бабаның 7 нче буын нәсел дәвамчысы, ХVIII гасыр ахырында яшәгән тарихи шәхес – Мөхәммәтколый Корбангали улы авылның типтәр очында чишмәгә юл сала. Канлы да, данлы да вакыйгаларны күргән чишмә. Шагыйрьнең «Бу чишмәдән Салават мәргән эчкән», – дигән юллары безне уйланырга, үткәннәрне өйрәнергә ымсындыра.
Хәйруллиннар гаиләсе бәйгедә шигырь укыган балаларны, авыл халкын тәбрикләделәр, аларга бүләкләрен тапшырдылар. Чарада катнашкан шагыйрь Данис Хәйруллин һәм аның хәләл җефете – шушы авылда туып үсеп, тормышын мәгариф өлкәсенә багышлаган Хәйруллина Фатыйма Вагыйзь кызы авыл халкына изге теләкләрен, рәхмәтен җиткерде.
– Халкыбыз үзебезнең талантлы авылдашларыбызны – Данис Хәйруллин, Салихов Шәфәгать, Галимов Әзһәр кебек шәхесләребезне онытмый икән, димәк ул киләчәккә таба ышаныч белән бара ала, – дип белдерде Фатыйма Хәйруллина.
Татшуганлылар истәлекле очрашуны Колый чишмәсе буенда мул итеп әзерләнгән өстәлдәге сый-нигъмәтләрдән авыз итеп дәвам итте...
Ике әһәмиятле чараның бер көнгә туры килүе, бәлки бу гасырлар аша язмыш кушуы булгандыр. Үткәннәргә бераз күз салып әйткәндә, кешеләр һәрвакыт чишмә эзләргә тырышып, аның янында нигез корганнар. Чишмәне чистартып аңа юл биргән Колый кебек, авылдашларыбызның исемнәре шулай буыннан-буынга күчеп, шигырьләр, җырлар аша безгә дә килеп җиткән. Халкыбыз бераз читләргә таралса да, хәтере нык икән – үзенә көч биреп, олы тормыш юлына бастырган тамырларын онытмый – бергә җыелырга мөмкинлек тапкан. Бүген без еш кына бердәм булырга кирәк, дип әйтергә яратабыз. Бердәмлекнең чишмә башы, менә шушындый чаралар аша да хасил була ала. Бу – төп нигезне, туган җирне ерак аралардан булса да саклап калырга тырышу. Халык күңелендә йөргән уй-хисләрне, тарихка кереп калган мизгелләрне, данлы-шанлы вакыйгаларны без шагыйрь теле аша мирас итеп алабыз. Әдипләрен барлый алган, туган телдә китап укыган, шигъриятне, әдәбиятсәнгатьне сөя торган өлкән буыны, балалары булган авыл бәхетледер. Бертуган Хәйруллиннар кебек туган җирнең кадерен белгән, авылларында үткән һәр чараны оештырып, ярдәм итеп яши торган эшлекле егетләре булган авыл яши әле
Тулырак «Маяк» газетасында
Нет комментариев