Мәндәй авылында күренекле мәгърифәтче Багбостан Мөәминованы искә алдылар
Авыл мәдәният йорты директоры Сания Ризатдинова һәм сәнгать җитәкчесе Зинфира Шәфыйгуллина оештырган әлеге чарада Хәмит Мөстәкыймов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Шәфыйгуллин, тарихчы-язучы Марсель Гарипов, язучы-журналист Резеда Шәрипова, Чубар Абдул һәм Буралы авыллары мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар катнашты.
Марсель Гарипов Багбостанның тормыш юлы белән таныштырып узды.
Багбостан Вилдан кызы Мөәминова 1984 елда Минзәлә өязенең Мәндәй авылында гади генә крестьян гаиләсендә туа. Әтиләре чирләп вафат булгач, әниләре Гафифә биш кызы белән Оренбургка чыгып китә. Багбостанга ул чакта өч яшь кенә була. Оренбургта төпле белем алып, Багбостан мәгрифәтчелек юлына баса. 1905 елда тормыш иптәше Гобәйдулла Радуди белән үз өйләрендә кызлар мәктәбе оештырлар. 1907-08 уку елында җәдитчә кызлар мәктәбе ачарга хөкүмәттән рөхсәт алалар. Багбостан Мөәминованы мөдирә һәм мөгаллимә итеп куялар. 1914 елда Багбостан кызлар укыту тәҗрибәсен уртаклашу нияте белән Төркиягә бара, Төркия парламентында төрек телендә чыгыш ясый. 1916 елда Саркыташ районының Кабан авылында мөгаллимәләр курсы ачып, аның мөдире һәм укытучысы булып ала. Үз заманы өчен бик тә алдынгы карашлы мөгаллимә була.
Багбостан Мөэминова репрессиягә эләгеп, озак еллар гомерен сөргендә уздыра. Соңгы елларын Уфа шәһәрендә яшәп, 1963 елда вафат була.
Мәндәй авылы мәдәният йортында Багбостан Мөәминовага истәлек тактасы да ачылган. Аның турында язма шулай ук “Ялан таулар ягы Мәндәй” дигән тарихи китапка да кергән.
2024 елда аның тууына 140 ел тула. Әлеге истәлекле датаны зурлап билгеләп узарга җыеналар.
“Оренбур якларына барып, Багбостан эзләре буенча йөреп, тагын да күбрәк мәгълүмат туплап кайтырга иде”, – дигән уй-теләген белдерде Марсель Гарипов.
Кичә ахырында Мәндәй мәчете имам-хатибы Насих хәзрәт Хәкимов Багбостан Мөәминова рухына дога кылды.
Нет комментариев