Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда «Родина» республика хәрби-патриотик палаткалы лагере эшли

20 июля 2022, 10:55

753

0

0

.

Бүген җирлегебездә «Родина» республика хәрби-патриотик палаткалы лагерының икенче сменасы эшли башлады. Анда 50 бала ял итә.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район-шәһәр хәрби комиссары Рәдиф Камалиев, ДОСААФ Азнакай бүлеге җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин, «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә кадәр әзерләү буенча республика үзәге җитәкчесе урынбасары Константин Баранов катнашты.

– Һәркем үзенең туган йортын, мәктәбен, туган илен яратырга, аның патриоты булып үсәргә тиеш. Биредә ял итәр өчен барлык шартлар булдырылган, балаларның ялы күңелле үтсен, – диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Чарада Украинада барган махсус операциядә хәрби бурычларын үтәгән вакытта батырларча һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре дә катнашты. Марсель Шәйдуллин аларга батыр уллар тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Башка еллардан аерылмалы буларак, быел лагерь Актүбә бистәсендә урнашкан «Ак чишмә» үзәгендә эшли. Биредә азнакайлылардан тыш, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарыннан килгән балалар да ял итә.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев