Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды

09 июля 2022, 19:47

742

0

0

.

Бүген Азнакай шәһәренең “Юбилейный” стадионында узачак хәйрия ашы өчен район җитәкчеләре корбан итеп ике сыер чалган.

Районыбызда Корбан гаете көнне, матур гадәт буенча, өлкәннәр, мохтаҗлар өчен хәйрия ашы уздырыла. Быел ул шәһәребезнең Юбилейный стадионында оештырылган иде.

Быел бирегә 2000 нән артык кеше чакырулы иде.

Аш мәҗлесенә мәчет-мәдрәсәләргә йөрүчеләр, авыл имамнары һәм аларның актив ярдәмчеләре, ветераннар, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр җыелды. Бу зур мәҗлесне үткәрү өчен район башлыгы һәм аның ярдәмчеләре, эшмәкәрләр исеменнән ике сыер корбан итеп чалынды. Бәйрәмгә килә алмаган мохтаҗ кешеләргә итләр өйләренә таратылды.

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев