Азнакайда хәрби җыр һәм саф бәйгесе узды
.
Азнакайда ел саен Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәп укучылары арасында хәрби җыр һәм саф бәйгесе уздыру традициягә әверелде.
Тантаналы марш белән атлау, хәрби комиссарга рапорт бирү, командаларны төгәл үтәү – “Юбилейный” стадионында 10 мәктәп командасы оешканлыкта, бердәмлектә һәм вокал буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Смотрда катнашучыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, Ватанны яратырга, аның чын патриотлары булып үсәргә чакырды.
Күчмә кубокны быел 2 нче мәктәп командасы яулады. Шулай ук иң яхшы командирларны да билгеләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Быел балалар бакчаларының өлкән төркемнәре дә бәйге тотты һәм алар арасында җиңүчеләр дә бүләкләнде.
Нет комментариев