Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай үзәк сырхауханәсендә юбилей: Роза Зәки кызына 85 яшь!

07 июня 2022, 15:15

664

0

1

.

Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин, баш табиб Илдар Шиһапов, районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов Шәфигуллина Роза Зәки кызын матур юбилее белән тәбрикләделәр. Бу котлауларга туган ягына башкаладан кунакка кайткан Казан Дәүләт медицина академиясенең терапия, гериатрия һәм гаилә медицинасы кафедрасы доценты Наилә Климова да кушылды. Ул  табиблар династиясе вәкиле, әтисе Рудольф Климов үзвакытында районыбызның баш табибы булып эшләгән.

Баш табиб Илдар Фираил улы юбилярга ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның тәбрикләү хатын тапшырды.

–Роза Зәкиевна! Сезгә төрле медицина учреждениеләрендә, кайчак белгечлегегезне дә үзгәртеп эшләргә туры килгән. Әмма аларга тиз ияләшеп, бөтен белем-сәләтегезне җигеп, эшегезне зур җаваплылык тоеп башкаргансыз. Хезмәтегезне бәяләгән күпсанлы бүләкләр сайлаган юлыгызны лаеклы һәм сокланырлык итеп үтүегез хакында сөйли. Сезнең башкаларга биргән күңел җылыгыз, игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! – диелә котлауда.

Роза Зәки кызы Шәфигуллина 25 ел санэпидстанциядә эшли, шуның 19 елында дезинфекция бүлеген җитәкли. Аннан соң 11 ел ашыгыч медицина хезмәтендә өлкән фельдшер булып хезмәт куя. Күп еллар Кызыл Хач җәмгыятенең район комитеты рәисе, үзәк сырхауханәнең партоешма секретаре, участок сайлау комиссиясе рәисе буларак районның иҗтимагый тормышында кайный. Аның тырыш хезмәте лаеклы бәяләнеп, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале, “Хезмәт ветераны” медале, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 

Ул бүген дә актив тормышта. Күп еллар инде Азнакай үзәк сырхауханәсенең ветераннар советын җитәкли. Оешма 560 пенсионерны берләштерә. Арада кайгырту-ярдәмгә аеруча мохтаҗлары да күп. Берсе дә рәиснең игътибарыннан читтә калмый. Аларның проблемаларын хәл итеп тора, гомер бәйрәмнәрен оештыра.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев