Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакай районы мәчетләрендә Корбан гаете узды

09 июля 2022, 12:21

578

0

0

.

Барлык мөселманарыбызны Корбан гаете белән котлыйбыз.
Корбан гаете ­- бәйрәмнәрнең бөегедер. Бүген дә районыбызда аны зурлап билгеләп үттеләр. Барлык мәчетләребездә ул тәкъбир әйтүдән, вәгазь, гает намазы уку белән башланып китте. 
Шәһәрнең Ак мәчетендә мөселманнарга район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. 
Мөхтәсиб Азат хәзрәт Талыйбуллин дога-аятьләр аша иманнарыбызны тагын да ныгытырга чакырды, ил-көннәргә иминлек, бәрәкәт, тән-җаннарыбызга саулык теләде.
Соңыннан халык корбан чалу өчен махсус төзелгән комплекска юл алды. Бәйрәмнең иң җаваплы өлешенә ­- Ходайга тапшырып, корбан чалуга керештеләр.
Мөселманнарыбыз өчен Корбан гаете иң күркәм, көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне иртән-иртүк коймаклар пешерелә, мунча ягыла. 
­ Ел да Корбан гаетен гаиләбездә зур әзерлек белән каршы алабыз. Корбан чалабыз. Һәр йортка иминлек, гаиләләргә саулык, бәхет иңсен. ­- диләр Зөлфия һәм Дамир Сәетгараевлар.  
­- Олы бәйрәмнәребезне шатлык белән үткәрик, чалган корбаннарыбыз кабул булып, илләребез тыныч, үзебез һәм гаиләләребез, туганнарыбыз, якыннарыбыз сау-сәламәт булып, тигез тормышта яшик, ­- ди Марат Хәбибуллин да.
Корбан бәйрәме һәр йортка сафлык, нур, күңел көрлеге алып керсен. Бер-берләребез арасында туганлык җепләре тагын да ныгысын. Хак Тәгаләгә шөкерана кылып яшик. Бәйрәмнең төп мәгънәсе дә шунда.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев